|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2020 Бәйрәм
Боратынскийлар музей-йортында - бал кичәсеБезнең заманда аристократлар гына катнаша ала торган балга эләгеп булмый инде дисезме? Яңа елның могҗизалы көннәрендә хыяллар чынга аша. Балда биергә хыялланган һәркемгә бик яхшы мөмкинлек! Е.А.Боратынский исемендәге музейда 8нче гыйнварда 16:00 сәгатькә Раштуа балы билгеләнгән. Казанның борынгы бал залы, Боратынскийлар йортында, бал уздыру традициясенә 150 ел тулды. Раштуа бәйрәменә багышланган бию кичәсендә килгән кунаклар иң элек Казанның атаклы бию студиясе «Fleur de la danse» биючеләре башкаруында XIX гасырның бал биюләрен тамаша кылачак. Аннары кунаклар бию мастер-классында катнашып бал биюенә өйрәнәчәк һәм, әлбәттә, күңелләре булганчы биеп күңел ачачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, рус шагыйре, мәсәлче, дипломат Иван Хемницерның 275-еллыгына багышланган кызыклы тамашалар карарга, Боратынскийлар яшәгән чордагыча бизәлгән чыршы янында, балачак хатирәләрен яңартып, шигырьләр сөйләү, җырлар башкару да каралган.
Балда катнашу өчен туташлар һәм ханымнарга бәйрәмчә матур күлмәкләрдән килергә һәм туфлиләрен дә онытмаска киңәш итәләр.
Керү билеты – 150 руб.
Мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар өчен билет – 100 руб.
Белешмә өчен телефон: +7 (843)236-13-22
--- |
Иң күп укылган
|