поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
03.01.2020 Шоу-бизнес

Артистларга Данир Сабиров та ярдәм итә алмады

Саба районының бер авылында уздырыла башлаган «Итекле хоккей» турниры Казанга да килеп җитте. Киләчәктә республика күләменә чыгарга да ният бар.

Саба районы тирәсендә урнашкан районнарда «Итекле хоккей» турниры турында ишетеп белмәүчеләр бик аздыр. Әйе, әлеге районның гап-гади Мәртен авылында уздырыла ул. Соңгы елларда аны 26 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак булган Фидәрис Ганиев истәлегенә атап оештыралар. Әллә ни кыйммәтле киемнәр дә кирәкми бу бәйгегә, затлы тимераяклар да, кәшәкәләр дә кирәк түгел. Бар да безнеңчә, гади генә биредә. Кардан чистартылган мәйдан кирәк тә, капкалар кирәк. Ләкин иң мөһим атрибут – әлбәттә, итек. Киез итек турында әйтүебез. Хоккей белән футбол арасындарак торган спорт төре дисәк тә, туплы хоккейга охшаш төр дип атасак та, барыбызга да таныштыр ул. Авылларда тимераяк кимичә генә, бозда хоккей уйнаучыларга иярүчеләр өчен бигрәк тә таныш ул.
 
Казанның “Крылья Советов” мәйданында да оештырылды ул быел. Дүрт команда катнашты. Теләче, Кукмара, Саба һәм артистлардан торган командалар. Оештыручыларның берсе, республикада танылган Вакказовлар нәселенең бер вәкиле Илшат Вакказов белдергәнчә, Казанда бәйге оештыру – ул әле Мәртендәге чара бетерелә дигән сүз түгел. “Быел авылдагысы февраль аенда узачак. Әле менә Сабага кайткач, район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов белән дә сөйләштем, турнирга төшәргә ышандырды. Ә, гомумән алганда, әлеге ярышлар Мәртен һәм Казан белән чикләнеп калмаячак, хәзер инде ул республикакүләм масштабка күтәреләчәк”, ди Илшат.
 
 
Күпләр айный алмый азапланып ятканда, күпчелек Яңа ел төнендә җыйган килоларыннан зарланып (бәйрәмнәр тәмамланганчы тагын җыячаклар әле), инстаграмга салат, бәлеш, ит фотоларын куеп азапланганда, бу егетләр инде тирләп-пешеп хоккей уйнады. Артистлар составында чыгыш ясаган Данир Сабиров бу хоккейда үзен икенче тапкыр сыный икән. Бүген иртән үк ул инстаграмында итеге белән мактанды, ә менә кәшәкәсе юк икән әле. Сүз уңаенда, беренче уенда Теләче командасы артистларны әллә ничәгә ноль белән тар-мар итеп барганда, Данир үз командасының бердәнбер тубын да кертүгә иреште. Танылган алып баручы, диджей Рәдиф Әхмәдиев та әнә 23 Яңа ел бәйрәме оештырган, ләкин кайдадыр ял итеп ятасы урынга Аксубай егете дә кулына кәшәкә алырга булган. Җырчы Илшат Сафинның бүген-иртәгә концертлары башланырга тиеш, әмма ул да сәламәт яшәү рәвешен сайлаган.
 
Ә турнир исә Теләче командасы вәкилләре җиңүе белән тәмамланды. Ярышларны ачу тантанасында Илшат Вакказов аларда хоккейчы егетләр дә бар дигән иде, бәлки аларга нәкъ менә шушы фактор ярдәм иткәндер. Бәлки чыннан да остарак булып чыкканнардыр. Икенче урында – Кукмара, өченчедә – Саба, дүртенче урында – артистлар.
 
Шулай итеп, Татарстанның гап-гади бер татар авылында башланып киткән итекле хоккей Казанда да үз урынын таба башлады. Алда – республика!

Радик САБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 02.01.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»