поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.01.2020 Бәйрәм

"Ишеттегезме әле? Убырлы карчык туристлык агентлыгы ачкан, ди"

Самараның Халыклар дуслыгы йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәме уздырылды

Ишеттегезме әле? Убырлы карчык туристлык агентлыгы ачкан, ди. Әгәр дә Яңа ел каникулларын чит илләрдә уздырасыгыз килә икән, аңа мөрәҗәгать итә аласыз. Өлкә Халыклар дуслыгы йортына Чыршы бәйрәменә килгән балаларны да Убырлы карчык (Альбина Мәхмүтова) такмаклап-такмаклап Төркиягә, Панамага, Грециягә барырга чакырды. Транспорт төрлелеге дә хәйран калырлык: телисең икән – поезд белән бар, телисең – себеркегә утырып оч!

Бу турыда ишетеп алган әкияти затлар да бәйрәмгә җыела башладылар. Әнә, озын бармакларын селкетә-селкетә, Шүрәле (Марат Төхвәтуллин) килеп керде. Нәкъ китапларда язылганча: “Нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе. Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе”. Шулай да малайлар-кызлар аңардан курыкмадылар, Шүрәле белән рәхәтләнеп кети-кети уйнадылар, шаярдылар-көлделәр.
 
Ә Яңа елның символы – Тычкан (Фәрзанә Мәхмүтова) җыр-моңга сәләтле булып чыкты. Үзе дә бик матур итеп җырлады, балаларны да җырлатты-биетте. Әнә шулай күңел ачып, кәефне күтәргәннән соң, ерак сәфәргә чыгар вакыт җитте. Балалар дөньяны “поезд” белән әйләнеп чыгарга булдылар.
 
Беренче тукталыш Төньяк полюс иде. Ап-ак кар, зур-зур айсберглар арасында туңмас өчен Тычкан малайлар-кызларга биеп җылынырга тәкъдим итте. Иң мөһиме - аның һәр хәрәкәтен кабатлап барырга, ялгышмаска кирәк иде. Балалар бу биремне бик әйбәт үтәделәр.
 
Ә Шүрәле күптән Америкада булырга хыялланган икән. Нәни дусларын да ул Америка Кушма Штатларына чакырды. Тик, кызганычка, андагы истәлекле урыннар белән хозурланып йөрергә вакыт булмады – Шүрәле сабыйларны тапкырлыкта сынап карарга теләп, табышмак артыннан табышмак яудырды. Убырлы карчык балаларга дөрес җавап табарга комачауласа да, балалар бәйгене уңышлы узып, кабат юлга чыктылар.
 
Бу юлы сәяхәтчеләрне “тылсымлы поезд” Уфага алып килде. Кунаклар башкорт туганнарыбызда ял итеп, Рәүдә Шәймарданова җитәкчелегендә “Ләйсән” башкорт бию ансамбле чыгышыннан чын ләззәт алдылар. Ә аннан Татарстанга юл тоттылар.
 
Казанда да балалар яңа дуслар тапты. Бик Куркак исемле куян (Кәрим Ибәтов) белән Бик Батыр исемле песи (Самат Мәхмүтов) малайлар-кызларга бер генә минут та күңелсезләнергә бирмәделәр, җитезлектә сынашырга тәкъдим иттеләр. Кәшәкә (клюшка) белән туп куып ярышканда сабыйларга әти-әниләре дә булышты. Уен-көлке белән үрелеп барган бәйгедә, әлбәттә, дуслык җиңде.
 
Әнә шулай дөнья гизеп, һәр барган җирдә яңа дуслар табып, балалар Самарага әйләнеп кайттылар. Залда купшы чыршы күргәч кенә барысы да бәйрәмгә җыелуларын искә төшерделәр. Тик Кыш бабай белән Кар кызыннан башка нинди бәйрәм булсын ди инде? Сабыйлар, әти-әниләр кычкырып, мөхтәрәм кунакларны чакыра башладылар. Ә Убырлы карчык аларны Майамига ял итәргә җибәргән икән! Инде нишләргә? Үзе җибәргән – үзе кайтарсын да! Убырлы карчык себеркесен селки-селки: “Әфсен-төфсен, җилфер-җилфер. Юкка чыккан Кыш бабайны бирегә китер”, - дип, тылсымлы сүзләр әйткән иде, залга Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Күрсәгез икән сез сабыйларның ничек сөенгәнен! Күзләрендә нур уйный башлады, йөзләре алсуланды. Алар бабайга татарча шигырьләр сөйләделәр, яшел чыршы турында җырлар җырладылар. Бабакай алар белән төрле уеннар уйнады, ә Кар кызы рәсемнәр бәйгесе уздырды.
 
Көн әкрен генә кичкә авышты, мөхтәрәм кунакларга юлга чыгарга вакыт җитте. Кыш бабайның бер урында озак торырга вакыты юк шул. Илебезнең бөтен шәһәр-авылларына барып, әти-әниләрне, әби-бабайларны (әйе-әйе!) котлыйсы, ел буе үзләрен яхшы яктан күрсәткән балаларга бүләкләр өләшәсе бар.
 
Самаралылар да артистларга, чараны алып баручы Ләйсән Ибәтова һәм тавыш операторы Илнур Бикколовка (Альбина һәм Фәрзанә Мәхмүтова җитәкчелегендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре) кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыршы бәйрәмендә катнашкан һәр балага татлы бүләкләр дә тапшырылды.
 
Ә Убырлы карчыкның туристлык агентлыгы аша ял итәргә барырга теләсәгез – шалтыратыгыз, адресын әйтербез.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 03.01.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»