поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.01.2020 Мәдәният

Владимир Вдовиченков – татар фильмында: Казан тамашачысына “Байгал” фильмын күрсәтәчәкләр

Башкаланың “Мир” кинотеатрында Татарстан кинематографистлары Илдар Ягъфәров һәм Мансур Гыйләҗевнең уртак иҗат җимеше, “Байгал” фильмын тамаша кылырга мөмкин булачак. Сеанслар 9, 10, 11 гыйнварда 15:00 сәгатьтә узачак.

“Күктау” фильмы белән кинематография тарихына кереп калган режиссер белән сценарий авторы тандемы тамашачыларның күңелен тагын әсир итәр дип көтелә. 
 
Фильмны төшерүче оператор-постановщик – Юрий Данилов. Рольләрдә: Владимир Вдовиченков, Ренат Галимов, Миләүшә Айтуганова, Илдар Хәйруллин.

Картинаның эчтәлегенә нигез буларак, элек Иделдә, Чулман суларында яшәгән бик зур балык мисал итеп алынган. Ул халык телендә чын булган хәлләрдә дә, риваятьләр итеп тә сөйләнә торган бик зур Байгал балыгы турында. Идел, Чулман елгалары буенда яшәгән халык әлеге балык турында ишетеп, белеп яшәгән. Байгал адашканнарга, үлем хәлендәгеләрдә ярдәм итә дип ышанганнар. Бурлаклар, балыкчылар бик авыр хәлдә калганда, бәхетсезлеккә юлыкканда аларга ниндидер күренмәс олы көч ярдәмгә килә дип сөйли торган булганнар. 
 
Фильмда Галимҗан карт ялгызы яши. Бердәнбер шөгыле – балык тоту. Күңел тынычлыгы тапмыйча, үзен бәхетсез тоеп яшәгән карт, аптырагач, имче карчык янына килә. Карчык аңа Идел буена барырга куша. Бәхет эзләгән Галимҗан картның теләге - Байгал балыгын үз күзләре белән күрү.
 
“Байгал” картинасының Россиядә узган һәм Халыкара фестивальләрдә катнашып алган дәрәҗәле бүләкләре: 
 
- Анапа шәһәрендә сентябрьдә узган «Киношок-2018» XXVII Ачык кино фестиваленең зур жюри бүләге - “Милли традицияләргә сакчыл караш” махсус дипломы;
 
- Калининград өлкәсе Светлогорск шәһәрендә узган «Балтийские дебюты» XV фестиваленең махсус бүләге; 
  
- Казанда, 2019 елның апрелендә узган XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә Казаны мэры призы;
 
-  XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә “Тулы метрлы уен фильмын төшерүче иң яхшы оператор” номинациясендә оператор-постановщик Юрий Данилов бүләкләнде
 
- Мисырның Шарм эль Шейх шәһәрендә 2019 елның март аенда узган Халыкара Азия киносы фестивале (SAFF) махсус бүләге.
 
Билетлар:
- @kinoteatrmir_kzn сайтында
- «Кинотеатр Мир» мобиль кушымтасында
- «Мир» кинотеатры кассасында 
 
 


---
Татаркино
№ --- | 02.01.2020
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»