|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2019 Криминал
Умыртка баганасын сындырганчы кыйнаганнар. Дәрестә. Укытучы каршындаШушы көннәрдә Чишмә бистәсендә җиденче сыйныф укучысы зыян күргән. Аны ничек итеп кыйнауларын сабакташлары видеога тешереп торган. Социаль челтәрләрдәге "Начар яңалыклар" берләшмәсе мәгълүматларына караганда, үсмернең сыйныфташы физкультура дәресендә умыртка баганасын сындырган. Дәрестә кыйнауны видеога төшереп торганнар, дип яза Кызыл таң.
Язмада укучының каршы торырга тырышуы күренә, әмма көчләр тигез түгел, беркем дә ярдәмгә дә килми.Зыян күрүченең әти-әнисе улының җитди имгәнүе өчен гаепнең бер өлешен физкультура укытучысына сала. Әлеге ролик буенча фикер йөрткәндә, ул ваемсызлык күрсәткән.Әлеге укучыны сыйныфташлары даими рәвештә мыскыл итеп торган һәм кыйнаган.
Соңгы тапкыр чамадан чыкканнар күрәсең. Хәзер балага инвалид булып калу куркынычы яный.
--- |
Иң күп укылган
|