поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
25.12.2019 Шоу-бизнес

Лина Арифуллина үзенең инстаграмына «Татар җыры»ннан бер фото да элмәгән

Мәскәүдән килгән режиссер Лина Арифуллина быелгы юбилей «Татар җыры»ның төп фишкасы иде. Әмма күпләр фикеренчә, фестиваль үзенең тантаналыгы ягыннан узган еллардан аерылып тормады. Хәтта, киресенчә, рекламадагыча әйтсәк, “грандиозлык” җитмәде кебек.

Мондый концертны үзебезнең Казан режиссерлары куя алмый идеме?” диючеләр дә булды. Күрәсең, Мәскәүдән кеше чакырту күбрәк исем өчен кирәк булгандыр.
 
“Матбугат.ру” бер детальгә игътибар итте. Беренче канал белән хезмәттәшлек иткән, күп кенә Россиякүләм йолдызларга тамаша куйган, “Йолдызлар фабрикасын” үткәргән Лина Арифуллина үзенең инстаграмына “Татар җыры” турында бер кәлимә пост язмаган. Фестивальгә 4-5 көн узды – ләм-мим. Күрәсең, аның өчен бу әллә ни мактанырлык чара булмагандыр. Гәрчә, башка проектларны ул даими яктыртып бара. Әйтик, 15 декабрьдә элгән соңгы постында ул “Во весь голос 3” җиңүчеләрен тәбрикли. 
 
Татар җырчылары, аптырагач, Лина Арифуллинаның башка постлары астында комплимент калдыра башлады.
 
“Я в Вас влюбилась! Спасибо Вам за все! Вы талант, мне безумно приятно было работать с Вами!” – дип язган Иркә. Әмма җавапсыз калган. Хәтта лайк та эләкмәгән аңа бу мәхәббәт аңлатуы өчен. Мәскәү режиссеры Иркәне танымады ахры.
 
Аның каравы, Лина Арифуллина Татарстанның халык артисты Чулпан Закированы таныды. Ханымнар бадминтон уенындагы сыман бер-берсенә комплимент ыргытты. Хәтта “Великая” дип атадылар бер-берсен.
 
“Каждый раз убеждаюсь: чем большего человек достигает, тем доступнее общается. Встреча через 18 лет. Режиссёр нашей первой презентации”, - дип язган “Казан” бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова Лина Арифуллина белән төшкән фотосы астында.
 
Я тебе безумно благодарна ))) какая ты классная )) какая ты великая )) потрясающая ))))” – дип җавап калдыра аңа Мәскәү режиссеры.
 
“Как приятно слышать такое от Вас! Великая это Вы!!! Всегда хотела быть похожей на вас!” – ди Чулпан.
 
Шушы урында ике Великий хатынның әңгәмәсе тәмам була.
 
Фото: инстаграм chulpanzakirova_ansamblkazan һәм lina_arifulina

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»