|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2019 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов Эдуард Хәйруллинның яңа эш урынын атадыТатарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Эдуард Хәйруллин ТР «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевнең урынбасары булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Хәйруллин Сәлимгәрәевнең урынбасары булып эшләячәк. Без аннан илкүләм проектлар белән шөгыльләнүен сорадык. Мәскәү белән яхшы элемтәләр урнаштырылган. Мәскәү белән бәйле бик күп эшләр башкару, илкүләм проектларны яктырту, республика мәнфәгатьләрен яклау бурычы тора. Ул шушы эшкә алынды», - диде республика Президенты.
Кичә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе булды. Моңа кадәр ТР Президенты матбугат хезмәте башлыгы вазифасын биләгән Эдуард Хәйруллин үз вазифасыннан китте, дип яза Татар-информ.
ТР Хөкүмәте йортында ТР Президентының ел нәтиҗәләренә һәм Татарстан хакимият органнары алдында торган бурычларга багышланган зур матбугат конференциясе башланды. Очрашуга Россия һәм республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган.
--- |
Иң күп укылган
|