|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2019 Әдәбият
Риза Фәхретдиннең рус теленә тәрҗемә ителеп ике китабы чыктыТатар халкының олуг мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган ел узып бара. Шул уңайдан үткәрелгән чараларның тагын берсе булып, тиздән мәгърифәтченең рус теленә тәрҗемә ителеп Мәскәүдә чыккан «Ибн Араби» һәм «Ибн Таймийя» китаплары тәкъдим ителәчәк. Китаплар иске татар теленнән рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәүнең "Форум" мәдәни-мәгърифәт үзәге" төбәкара оешмасында 2018 һәм 2019 елларда басылып чыккан иде. Китапны тәрҗемә итүче - Рөстәм Гатин, әдәби редакторы - Галина Зәйнуллина, шигырьләрне тәрҗемә итүче - Алексей Саломатин. "Матбугат.ру"га хәбәр ителгәнчә, тәрҗемә китапларның авторлары белән очрашу җитди сәбәпләр аркасында кичектерелә һәм 2020 ел башына күчерелә. Риза Фәхреддиннең рус теленә тәрҗемә ителеп Мәскәүдә чыккан "Ибн Араби" һәм "Ибн Таймийя" китапларын тәкъдим итү көне, урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителер. Аңлавыгыз өчен рәхмәт!
--- |
Иң күп укылган
|