|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2019 Хәвеф-хәтәр
“Нефтехим”да янгын дөрлиБүген иртән, 22 декабрьдә, “Нетехим тәҗрибәле завод” акционерлык җәмгыятенең өч катлы җитештерү корпусында янгын чыккан. Әлегә ул тулысынча сүндерелеп бетмәгән, дип хәбәр итә БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов. “Әлеге вакытта “Нефтехим” тәҗрибәле завод”ында янгын дөрли. 250 литрлык бочкалардагы тиз кабынып китүчән сыекчалар яна. Бу сыекчалар түгелеп тарала һәм башка емкостьларга да куркыныч тудыра”, - ди ул. – Һава өлгеләре алынган, әлегә рөхсәт ителгән нормаларның артуы теркәлмәгән.
Аның сүзләре буенча, янгын сүндерүгә 23 берәмлек техника җәлеп ителгән, 50ләбе шәхси составтан.
Пычратучы матдәләр өлгеләрен алуга төбәктәге Роспотребнадзор ведомствосының 1нче лабораториясе җәлеп ителгән.
Һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр юк. Эвакуаия үткәрергә туры килмәгән. Янгын сәнәгать зонасында дөрли, якын тирәдә торак йортлар юк. Әмма янгынның башка җитештерү биналарына күчү куркынычы бар.
Язма бастырылуга әзерләнеп беткән минутларга янгынның сүндерелүе турында билгеле булды.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|