поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
22.12.2019 Шоу-бизнес

«Татар җыры»ның иң кызыклы, сәер, кытыршы һәм күңелле моментлары «Матбугат.ру» күзлегеннән

Бүген 21 декабрь көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Татар җыры-2019» фестивале гөрләде. 20нче юбилей елы иде бу. Тамашада «Матбугат.ру» хәбәрчесе дә бар иде. Объективлыкка дәгъвә кылмыйбыз. Әмма үз хис-кичерешләребезне дә язмый булдыра алмыйбыз. «Татар җыры»ның иң кызыклы, сәер, кытыршы һәм күңелле моментлары – «Матбугат.ру» күзәтүендә:

1. Фестиваль яхшы динамикада узды, паузалар булмады, озын-озак нотыклар тыңламадык, спонсор бүләкләүләре, номинацияләр, озын аяклы модель кызлар булмады. Бәйрәмнең режиссеры Мәскәүдән килгән атаклы милләттәшебез Лина Арифуллина иде.

 
2. Озын нотыклар сөйләмәскә Рөстәм Миңнеханов чакырды. Татарстан Президенты үзе дә сүзен кыска тотты. Ул оештыручылар Камил Гәрәевкә, Наил Баһаветдиновка һәм... чарага килмәгән Марат Гәрәевкә мактаулы исемнәр тапшырды. Марат Гәрәевнең ни өчен бәйрәмгә килмәвен Президент, хәтта ике тапкыр ассызыклады: «Командировкада ул». «Долгосрочный командировкада» дип өстисе килде.  
 
3. Бәйрәмне Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин алып барды. Гөлназның артык ачык киеме күзне кырды. Алып баручыларның әле сәхнәдән, әле залга төшеп концерт алып барулары сәер тоелды. Бер «подводка»да хәтта залга артлары белән басып сөйләделәр. Ни өчен? Сценарийдан аңлашылмады.
 
4. Алып баручыларның юморы шактый кызыклы иде. Тамашачыга да ошады кебек. Тозсыз шаярулар юк диярлек. «Нәфкәть Нигъмәтуллин өйдәге акчаларын өшкерүче әбиләр янына алып йөри башлаган. Шуннан? Хатыны моны белеп алган да Нәфкатьне үзе «өшкергән»
 
5. Рәсим Низамов «Каеннар арасында» буталып кына калмады, хәтта каеннарны гәүдәләндергән декоратив тукымаларга сөртенеп егыла язды. Җырдан соң тамашачылар арасында каен кәүсәсе уйнатылды. Бу мизгел фестивальнең затлылыгын алды кебек. Һәм тамашачыдан көлгән сыман булды.
 
6. Һәр чыгышта диярлек җырчы белән тамашачы арасында сәхнәдә буйлап арт санын сузып оператор узды. Кайвакыт ул бу маршрутны бер җыр дәвамында 3-4 тапкыр да башкарды. Җырчы каршына чыгып видеога төшерү «дурной тон» санала. 20 еллык фестивальдә ник мондый нәрсәләр рөхсәт ителә? 
 
7. Җырчылар сәхнәгә чыгыш ясаганнан соң сәхнә артына кереп «Татар җыры» музеена үзләреннән бер «экспонат» тапшырды. Моны тамашачыларга экранда күрсәттеләр. Әйтик, Әлфинә Әзһәмова уенчык машина алып килгән, чөнки ул элек «КамАЗ» заводында эшләгән. Ә элеккеге старший кассир Эльмира Сөләйманова музейга калькуляр тапшырды. Нәфкать исә очпочмаклар пешереп алып килгән. Гөнаһ шомлыгына каршы, съемка вакытында аларның берсе идәнгә төште. Әмма җырчы югалып калмады, өчпочмакны идәннән күтәрде дә подноска кире куйды. Бөтен зал бу күренештән шаркылдап көлде.
 
8. Музейда җырчылардан интервью алучы Байбулатның «микән» сүзен күп тапкырлар хаталы куллануы колакны кырды. «Җырчыбыз нинди бүләк бирер микән?» «Ул ничәнче елны булды микән?» 
 
9. Залда зур түрәләр, хәзерге министрлар һәм элек министр булып эшләгән кешеләр бар иде. Кайбер тамашачылар махсус бәйрәмгә дип Ульяннан, Чаллыдан, хәтта Ханты-Мансийскийдан хәтле килгәннәр. Ә билет бәяләре – әйтергә куркыныч – 5000 сумнан 8900 сумга кадәр иде. 
 
10. Иң күп кул чабулар Айдар Галимов, Зөйнәп Фәрхетдинова һәм Салаватка булды кебек. Яшьләрдән исә – Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллинга. Шулай ук Хәмдүнә Тимергалиеваны бик җылы кабул иттеләр. Юбилее белән котладылар. Легендабыз диделәр. Аны тәбрикләргә хәтта Камил Гәрәев үзе чыкты. «Мин Пётр Первый заманыннан бирле җырлыйм инде»,  - диде Хәмдүнә апа.
 
11. Ришат Төхвәтуллин «Керим әле урманнарга» җырын а капелла башкарды. Иң күп телефонга төшерүчеләр шушы мизгелдә булгандыр. Соңыннан Ришатка сызгырып кул чаптылар. А капелла белән генә чикләнеп калмыйча Ришат «Карамалы Гөбәй»не дә бәрде.
 
12. Фестивальнең иң мәгънәле һәм күңелгә үтеп кергән өлеше - «Дорога звезд» балалар хоры чыгышы. Бер төркем егет һәм кызлар якты дөньядан киткән җырчыларыбызның хитларын попурри итеп башкарды. Ә экранда шушы җырчыларның фотолары иде: Вәсилә Фәттахова, Әлфис Кыямов, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров... Шушы балалар – татар җырының дәвамчылары.  
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»