поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
21.12.2019 Җәмгыять

Татарстанда 28 декабрь хезмәткәрләрнең язма ризалыгы белән генә эш көне була ала

31 декабрь урынына шимбә, 28 декабрьдә оешма хезмәткәрләренең язма ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Бу хакта журналистларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры башлыгы Эльмира Зарипова сөйләде.

«422нче күрсәтмәдә бу Россия Хезмәт кодексының 113нче һәм 115нче маддәләрен исәпкә алып башкарылырга тиеш, дип күрсәтелгән. Оешма эчендә норматив акт төзелергә, анда җитәкче имза куярга тиеш. Бу эш хезмәткәрләрнең язма ризалыгы белән алып барылырга тиеш, беренчел профсоюз оешмасы булса, шулай ук аның ризалыгы белән», — диде министр.
 
Әгәр дә хезмәткәрләр үзләре 28 декабрьдә эшләргә теләк белдерсә, бу көнне алар кыскартылган график буенча эшләргә тиеш.
 
«Хезмәткәрләр үзләре 28 декабрьдә эшләргә теләк белдерсәләр, аларга да бу нормалар кагыла. Шул ук вакытта 31 декабрьдә бәйрәм алды көне булып торуына да игътибар итәсе килә, димәк, эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Вакыт нормасын исәпкә алып, эш бирүче 28 декабрьне хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итәргә карар иткән икән, бу көн дә бер сәгатькә кыскартылырга тиеш», — дип өстәде Эльмира Зарипова.
 
Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика халкының 31 декабрьне ял көне дип игълан итү инициативасы буенча фикерләрен белү өчен Инстаграмда ачык тавыш бирүне башлап җибәрде. Республика халкы идеяне хуплады.
 
Татарстан җитәкчесенең Яңа ел алдыннан эш көнен 28 декабрьгә күчерү турындагы күрсәтмәсе дәүләт хезмәте хезмәткәрләренә кагыла. Моннан тыш, республика предприятиеләренә һәм оешмаларына 31 декабрьне хезмәткәрләр өчен ял көне дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу хакта брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.12.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»