|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.12.2019 Авыл
Гали авылында күп еллар буе көткән вакыйга булдыУзып баручы елның ахыры Похвистнево районының Гали авылы халкы өчен чараларга бай булды. Казан артистлары бер-бер артлы тамаша куйдылар, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу да күңелле булды. Без аларны аеруча зур әзерлек белән каршы алдык - авылыбызның Мәдәният йортында бәйрәмчә концерт оештырдык, балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, мәчетләр, “Хәләл” цехын күрсәттек. “Әниләр көне”нә багышланган чара да авыл халкы күңеленә бик хуш килде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева оештырган концертта балалар да, ата-аналар да катнаштылар. Авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре, әниләргә багышланган шигырьләре, такмаклар, авыл көнкүрешен чагылдырган скетчлар тамашачыларга бик тә ошады. Быелгы чарада беренче мәртәбә күпбалалы гаиләләрне дә бүләкләделәр. Менә сәхнәгә берсеннән-берсе кечкенә биш кыз үстерүче Равил һәм Лилия Кәлимуллиннар гаиләсе күтәрелде, алар артыннан өч малае һәм бер кызы белән Солтан һәм Зөлфирә Шәйхетдиновлар, шулай ук Ринат һәм Әлфия Хәйруллиннар, Наил һәм Айгөл Гыйсмәтуллиннар бүләкләнделәр. Ә икенче бер төркем яшьләргә «Матур йорт» номинациясендә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ә күптән түгел авылыбызда күп еллар буе көткән вакыйга булды. Алтмыш баланы үз кочагына алырга әзер булган «Улыбка» балалар бакчасы ачылды. Бу чарада «Газпром трансгаз Самара» оешмасының генераль директоры, Самара губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, «Самаранефтегаз» җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Олег Гладунов, район башлыгы Юрий Рябов, Самара өлкәсе төньяк-көнчыгыш идарәсенең мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Александр Каврын, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин катнаштылар. Бәйрәм дога белән башланып китте. Чара балалар бакчасына киләчәк нәниләр әзерләгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Артистлар бик матур итеп татар телендә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, Гөлназ Минкина җитәкчелегендәге бию ансамбле чыгыш ясады. Кунакларга бигрәк тә “Матрешкалар” дип аталган бию ошады.
Менә шулай күңелле дә, нәтиҗәле дә узды иске елның соңгы айлары.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
--- |
Иң күп укылган
|