поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
17.12.2019 Мәдәният

"Безнең җыр" иҗат лабораториясенең финал концерты өчен Илһам Шакиров рояле кайтартылды

18 декабрь, 18 композитор, 18 шагыйрь, 18 җырчы... Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең финал концертына җырлар сайлау этабы узачак. Үткәрү вакыты - 18 декабрь 19:00 сәгатьтә. Жюри балл системасы буенча 19 җыр сайлап алачак (минималь тавыш – 3 балл, максималь тавыш – 9 балл). Егерменче җыр ярымфинал үткәннән соң «Интертат.ру» сайтында тавыш бирү юлы белән сайлана.

«Безнең җыр» лабораториясенең ярымфиналы өчен махсус Кариев театрына Илһам Шакиров рояле кайтартылды. Халкыбызның моң символы – Илһам аганың кул җылысына тиенгән бу рояльгә кушылып җырлау катнашучыларга үзгә бер рух өстәр дигән өметтә калабыз.  
 
Жюри составы:
 
 1. Ирада Әюпова - Татарстан Республикасы мәдәният министры.
 
2. Разил Вәлиев - шагыйрь, Татарстан Республикасының җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.
 
3. Зилә Сөнгатуллина -  Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор, Россия һәм Татарстан Республикасының халык артисты.  
 
4. Венера Ганиева - Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының ялгыз җырлау кафедрасы мөдире, профессор, Россия һәм Татарстан Республикасының халык артисты.
 
5. Резедә Ахиярова - композитор, Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты.
 
6. Илшат Әминов - «Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе генераль директоры. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты.
 
7. Венера Гәрәева - ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры, Татарстан Республикасының халык артисты.
 
8. Кадим Нуруллин - Татар дәүләт филармониясе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
 
9. Әлфия Җаппарова - профессор, Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыка театры кафедрасы мөдире. Хор дирижеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
 
10. Александр Маклыгин - профессор, сәнгать белеме докторы, музыка һәм композиция теориясе кафедрасы мөдире. Марий Эл һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
 
11. Илсөяр Иксанова - шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
 
12. Миңназыйм Сәфәров - «Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы.
 
13. Алсу Исмәгыйлева - «Татар-информ» МА татар редакциясе шеф-мөхәррире.
 
14. Илфар Кәримов - «Болгар радиосы» радиостанциясенең баш мөхәррире.
 
15. Георгий Ибушев - Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солист-вокалисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты.
 
16. Резедә Галимова - Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты.
 
17. Ризәлә Исмәгыйлева - «Тәртип FM» радиосының баш мөхәррире.
 
2019 елның май аенда «Калеб» яңа буын җыены яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән «Безнең җыр» лабораториясен башлап җибәргән иде. Лабораториянең башлангыч этабында журналистлар, мәдәният өлкәсе белгечләре һәм җәмәгатьчелек катнашында бүгенге эстрада торышына багышланган зур түгәрәк өстәл үтте, бу өлкәдәге кыенлыклар билгеләнеп, эш юнәлеше ачыкланды. 
 
Алга таба катнашучылар җыр өлкәсендә эшләгән өлкән буын шагыйрьләр һәм композиторлар белән аралашты, Резеда Ахиярова, Разил Вәлиев кебек олпат сәнгатькәрләребез яшьләргә үз киңәшләрен бирде. 
 
Лабораториянең җырлар язу өлеше җәй айларында - ике этапта үтте. Беренче этапта жирәбә салу юлы белән катнашучылар шагыйрь, композитор, башкаручыдан торган командаларга бүленделәр. Нәтиҗәдә экспертлар хөкеменә 17 җыр тапшырылды. 
 
Икенче этапта командалар алышынып, оештыручылар тарафыннан яңа командалар төзелде, кайбер катнашучылар төшеп калды, яңалары өстәлде. Бу этап нәтиҗәсендә тагын 17 җыр язылды.
 
«Безнең җыр» иҗат лабораториясендә катнашучылар
 
Шагыйрьләр: Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Резеда Гөбәева, Эльмира Җәлилова, Фәнил Гыйләҗев, Гөлназ Газизова, Ленар Шәехов, Миләүшә Гафурова, Булат Ибраһим, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах, Зөләйха Камалова, Гүзәл Закирова, Эльнар Байназаров, Гөлзилә Гафурова, Ләйлә Хәбибуллина.  

Композиторлар: Эльмир Низамов, Лилия Таһирова, Ильяс Камал, Ләйсән Абдуллина, Гөлнара Тимербулатова, Илдар Камалов, Резеда Гарипова, Зөлфия Рәүпова, Гөлназ Закирова, Радик Сәлимов, Мәдинә Галиева, Динә Камалова, Миләүшә Хәйруллина, Эльмира Галимова, Зөлфәт Вәлиуллин, Алсу Сөнгатуллина, Алмаз Әсхәдуллин. 
 
Башкаручылар: Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Эльза Заяри, Айгөл Гардисламова, Айгөл Хәйри, Артур Исламов, Алинә Кәримова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Азат Кәримов, Алсу Фәйзуллина, Айдар Сөләйманов, Зәринә Вильданова, Сөмбел Ситдыйкова, Цезария Сәет, Илнар Миранов, Диләрә Төхвәтуллина. 
 
 

---
Кариев театры
№ --- | 17.12.2019
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»