поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.12.2019 Фаҗига

“Бабайлык” күренеше Генштабта да бар

Дүрт ай хезмәт иткән солдат Рамил Шәмсетдинов офицерларны, контракттагыларны, хезмәттәшләрен атып үтергәч, кулга алганда каршылык күрсәтмәгән. Беренче сорау алганда ук, кылган гамәлләре өчен үкенмәвен белдергән...

Саклану министрлыгы шунда ук фаҗигане солдатның шәхси проблемасына бәйле булуы белән аңлатырга тырышты. Әмма күп тә үтмәде, “башлангыч сәбәбе – уставтан тыш мөнәсәбәтләр” дигән нәтиҗә белән подполковник Кукалевич кул куйган документ калкып чыкты.
 
Забайкальедагы сигез кешене атып үтерүченең шәхесе аны белгән кешеләрне бик нык аптырашта калдырган.
 
– Ул болай гына моны эшләмәс иде, берничек тә! Димәк анда хәлләр шәп булмаган, тыныч холыклы егет үзен кимсетүләргә башка түзә алмаган, – ди Рамилнең авылдашы, Төньяк Вагай авылында физкультура укытучысы Сергей Ламинский.
 
– Барлык походларда катнашты, биш көн табигатьтә булган идек, – дип искә ала мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучысы Семен Зәйнуллин. – Хәтерлим әле, походта чагында кызларны еланнан коткарган иде. Һәрвакыт ягымлы, лидер булды. Гаиләләрендә өч абыйсы бар, әтиләре аларны ялгызы тәрбияләп үстерде. Гаилә башлыгы элек милициядә, МЧСта хезмәт итте. Рамил үзе дә хәрби хезмәтне сайларга хыялланды: “Армиягә барам, контракт төзеп шунда калачакмын”, – дип йөрде.
 
“Бераз акча җыйгач, үзем частьларына барып, нәрсә булганын ачыкларга телим. Күпме вакыт узды, командованиедән ник берсе чылтыратсын. Мин улымны шакаллар арасына түгел, Ватанга хезмәт итәргә җибәрдем. Билгеле, һәлак булучылар кызганыч, кеше үтерүне якламыйм. Ничек булдыра алса, шулай каршы торгандыр”, – ди солдатның әтисе Сәлим Шәмсетдинов.
 
Мәктәптә укыганда Рамил Пятково авылы янында узган“Ватанга хезмәт итәм” фестиваленең җәйге сменаларында катнашкан. Бервакыт аның турында хәтта җирле газетада да язганнар: “Мин бу лагерьга бишенче тапкыр киләм, – дип уртаклашты 14 яшьлек Рамил журналист белән. – Шушы еллар эчендә төрле районнардан килгән дусларым күбәйде. Балачактан хәрби хезмәт турында хыялланам, мәктәптән соң хәрби училищега керәчәкмен”.
 
– Шундый хәлгә җиткерергә кирәк бит! – ди Солдат аналары комитетының сәркатибе Валентина Мельникова. – Шәмсетдинов хезмәт иткән Чита өлкәсе турында күптән начар хәбәрләр ишетәбез. Солдатларны кирпеч заводына коллыкка саталар, юкка чыгучылар да бар. Әлбәттә, моңа командование гаепле.
 
Шәмсетдинов һәм аның корбаннары атом-төш сугыш-кирәк яракларын эксплуатацияләүче частьта хезмәт иткәннәр. Башбаштаклыклар шундый билгеле урынга кадәр барып җиткән!
 
– Объектларның мөһимлеге мондый хәлләрдән коткара алмый, – диде Мельникова. – Хәтта Мәскәү үзәгендәге Генштабны саклау бригадасыннан да шикаятьләр бар. Туганнары килгәч, каравылга куялар. Башка частьларда акчаларын алалар, кимсетәләр, мыскыл итәләр, йоклатмыйлар. Совет чорында ук берничә тәүлек йокламаган солдатның бөтен погранзаставаны атканы мәгълүм. Шәмсетдиновтан моңа кадәр күпме тәүлек рәттән нарядта булуын, күпме йоклаганын сорарга кирәк. Частьларында психологның эшен тикшерергә, нарядтагы офицерның квалификациясен ачыкларга кирәк. Ни өчен шулай эшләгәннең төп сәбәбе шуннан соң гына беленер.
 
Рамилнең якташлары, Төмән өлкәсе яшьләре “Бабайлык бетсен!” шигаре астында имзалар җыя башлаганнар.
 
– 2010-12 елларда без мондый ямьсез күренешләрне оныта башлаган идек, – ди Валентина Мельникова. – Әмма 2013 елдан башбаштаклыклар яңадан күренә башлады. “Бабайлык” юк диярлек. Әмма офицерлар ягыннан солдатларга карата “дуңгызлык” очраклары ешайган. Бигрәк тә Ерак Көнчыгыш һәм Украина белән чиктәш частьлардан мондый күңелсез хәлләр еш ишетелә.
 
«Собеседник».

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.12.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»