поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.12.2019 Язмыш

"Юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән. Бала көткән икән ул..."

Без очраклы рәвештә таныштык. Биш ел гомер иткәннән соң хатыным белән бер-беребезне аң­ламый башладык. Бу хәлләргә минем эшемне алыштыруым сәбәпче булды. Элек мин җир казып, ут чыбыклары суза торган эштә эшли идем. Акчаны күп түлиләр. Әмма кичкә таба җеп өзәрлек тә хәл калмый.

Биш ел эшләгәч җиңелрәк эшкә күчтем. Чөнки инде иркен фатирда тору хыялы тормышка ашты. Аны җиһазладык. Машина алып җибәрдем. Әмма хәзер мин алып кайткан акча хатынга җитми. Ул бит аны иркен тотарга өйрәнде. Кирәкмәгән кием-салым, балалар бер генә көн уйный торган уенчыклар белән бөтен фатир тулган иде. Хәзер алай кылана алмый. Шу­ңа ачуы килеп һәр көнне тавыш-гауга чыгарырга өйрәнде. Югыйсә суыткыч затлы ризык белән тулган, ике бала түләүле балалар бакчасына йөри. Һәр елны чит илгә ял итәргә барабыз.
 
Өйдәге тавыш шулкадәр туйдыра башлады, хәтта эштән соң өйгә кайтасы килми. Беркөнне институтта дуслашкан Илнур үзләренә кунакка дәште. Бик барасым килмәсә дә, риза булдым. Анда баргач үкенеп бетә алмадым килгәнемә. Беркемне белмим. Хәмер дә эчә алмыйм. Чөнки үземнең ма­шинада килдем. Минем кебек аптырап утыручы бер ялгыз хатын-кыз бар иде. Аны биергә чакырдым. Һәм машинамда өенә кайтарып куярга тәкъдим иттем. Хәтта кайтканда юлда чәчәк сатып торучы кыздан озын сабаклы бер роза алдым.
 
Мин куркып калдым. Нәрсәдәнме? Гашыйк булудан!
 
Хатыным белән аерылыштык. Өйдән бернәрсә алмыйча чыгып киттем. Төзеп бетермәгән йортым бар иде. Шуның бер бүлмәсен яшәү өчен көйләдем.
 
Тынлык-бушлык бөтен дөньямны биләп ала башласа, мин аның янына ашыга идем. Ул минем күкрәгемә башын куя да: «Мин сине бик көттем», — дия иде. Ни­гәдер минем килү­емне сизә иде ул. Гел камыр куеп, мин яратан бәлешне пешерә. Ә бит мин аның янына беркайчан алдан чылтыратып килмәдем. Ничә тапкыр аның янында гомергә калырга талпындым. Хәтта бер тапкыр үзенә дә әйттем. Ул карашын читкә төбәп: «Шулай кирәк дип саныйсың икән, син теләгәнчә булыр», — диде. Мин бу хатынны соң очратканыма үкендем. Ярый әле бер-беребезне таптык дип шатландым.
 
Чәй ясап, бә­леш белән сыйланып утыруларыбыз әйтеп бетергесез куаныч бирә иде. Әйтерсең лә бөтен галәмдә без икәү генә. Сөйләшеп сүзләребез бетми. Аның тәненнән дә бөтнекле чәй исе килә. Саубуллашканда шул ис­тән аерыла алмыйча озак басып торам.
 
Беркөнне мин аның янында гомергә калырга дип, сумкама кирәкле әйберләрне ыргыттым да юлга кузгалдым. Ләкин миңа ишекне беркем дә ачмады. Төне буе бас­кыч­та утырып чыктым да, Илнурның телефонын җыйдым.
 
— Аны юл аркылы чыкканда машина бәреп киткән, — диде ул. «Ашыгыч ярдәм» машинасында җан биргән. Бала көткән икән ул. Кыз табасы булган.
 
Мин аның кебек башка беркемне очрата алмаячакмын. Мин хәзер хатирәләр белән яшим. Һәм әкрен генә кара төшен­келек чокырыннан үрмә­ләп өскә менеп барам.
 
Дустын тыңлады Вил РӘШИТОВ. Казан.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.12.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»