поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.12.2019 Шоу-бизнес

"ТЯ" укучысы: Җырчыларны тыңлап үз рейтингымны төзедем

Иртән йокыдан торуга кухняда «Болгар» радиосын тоташтырам. Тавышын кысыбрак куеп, берәр сәгать, иртәнге чәемне эчкәнче тыңлыйм. Аннары залга үтеп телевизор кабызам. Монда күбрәк «ТНВ» һәм «Мәйдан» каналларын карыйм. Журнал өстәлемдә һәрчак ручка белән блокнот тора. Телевизорны бик текәлеп карап утырмасам да күз уңыннан ычкындырмыйм, өстәлдәге газеталарны караштырам, барлыйм. Үзем өчен җырчыларның рейтингын төзедем. “Эш югында эш тапкан: ыштаныннан бет баккан” дип әйтер иде әнкәй мондый кешегә. Ә шулай да бу бик мавыктыргыч, кызыклы гамәл.

Ир-ат җырчылардан беренче урында Ришат Төхфәтуллин. Андагы моң, аһәң, өстәвенә Ходай чибәрлекне, буй-сынны да жәлләмичә биргән. Клипта аның шәһәр урамнарында, рестораннарда, су буйларында җырлап йөргәнен күрсәтәләр. Сокланып, дөньяларымны онытып тыңлыйм, карыйм. Ришат белән янәшә торырлык (минем өчен) җырчы – Филүс Каһиров. Әйдә, икесе дә беренче урында булсын.
 
Икенче, өченче урыннар гел алышынып тора. Исемләп тезмим инде боларны. Исемлегемдә хатын-кызлардан беренче урында күптән инде Эльмира Сөләйманова. Ул буй-сын дисеңме, йөз, чәч – барысы да карап туймаслык. Инде килеп хәзер рейтингымда беренче урынны Илсөя Бәдретдинова яулап алды. Үзәкләрне өзеп, күңелнең әллә кайдагы почмакларына барып җитә аның җырлары. Фани дөньялардан аерылып моң-җыр дәрьясына чумасың. Чибәрлекне, буй-сынны да өеп биргән аңа Ходай. Сәхнә түренә быел гына бөтен татар халкын гашыйк иткән Сарман кызы Зәлилә күтәрелде. Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазовлар белән фестивальдә җиңү яулаган Зәлилә халыкны “Сарман” җыры белән таң калдырды. Әле моңарчы ул җырга алынган яшьләр юк иде дип беләм. Тик клипта Сарманның йортлары, урамнары бөтенләй төшерелмәгән. Без үскәндәге салам түбәле, ихаталары киртә белән тотылган ярлы Сарман түгел бит ул хәзер.
 
Үзем дә төрле очрашуларга барганда машина тәрәзәсеннән генә күреп үтәм Сарманымны. Халыкта агач бакчалары да юк, урамнарда хәтта өрәңге агачы гына да үсми торган Сарман хәзер искиткеч матур, төзек.
 
Яз көне, имтиханнарга әзерләнгәндә Ленин бакчасына бара идек. Агач төбе саен көтү-көтү укучы китап тотып шунда ауный, бераз ял иткәндә җырлап та җибәрәбез. Беренче җыр-көй, әлбәттә инде – “Сарман”. Район үзәгендә бары өч-дүрт хуҗалыкта гына агач бакчасы бар иде, ә урманлы авыллар 8-10 чакрым ераклыкта.
 
Ир-егет җырчылардан “Сарман”ны Илһам Шакиров җиренә җиткереп башкарды. Без аны Сарман егете, Сарман җырчысы дип йөрдек, шулай булып калды да. Эшсезлектән аптыраган түрәләр Илһам туган Яңа Бүләк авылын әле Чаллыга, әле Сарманга, соңыннан Тукай районына кертеп мәш килделәр. Тик Илһам барыбер безнеке – Сарманныкы ул. Әле безнең тагы “Сарман вальсы” бар бит. Нишләптер аның исемен соңрак “Чыгарсыңмы каршы алырга” дип үзгәрттеләр. Тик безнең өчен ул барыбер “Сарман вальсы” булып калды. Сүзләрен үзебезнең район егете Дамир Гарифуллин язган, ә көен минем белән бер урамда үскән Валерий Әхмәтшин иҗат иткән. Бу җырны белмәгән бер генә татар кешесе дә юктыр. Ә Дамир Гарифуллин “Академик” исеме бирелгән шәхес. Тагын кайсы районның үз академигы бар икән әле?
 
Дамирның 80 яшьлек юбилеена Җәлилдән, “Җәлил чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсеннән берничә шагыйрә чакыру алдык. Сарманның мәдәният йорты халык белән шыгрым тулды. Өч сәгатькә сузылган кичәдә әле кайберләренә котлау өчен чират та җитми калды. Җәлил делегациясен сәхнәгә чакырып менгезделәр. Бик зур чәчәк бәйләмен тапшыру, котлау сүзләрен әйтү миңа йөкләнде. Дамир күп сандагы китап авторы, барлык татар дөньясына танылган шәхес. Элегрәк, бер очрашудан соң әле ул безне фатирына чәй өстәле әзерләп тә чакырган иде. Хатыны Фәһимә вафатыннан соң кабат тормыш та кормады. Аның өендәге тәртип, чисталык! Бер дә хатын-кызсыз тормыш димәссең. Булганнан бар да була дип белеп әйткән борынгылар. Дамир Гарифуллин белән Валерий Әхмәтшин шушы “Сарман вальсы” белән генә дә тарихка кереп калачаклар инде.
 
Сарманның Илексаз авылына таба басуда өр-яңа коттедж поселогы үсеп чыкты. Мин 13-14 яшьтән шул басу-кырларда комбайнда салам төшерүче, капчык атучы булып эшләп үстем. Бервакыт язу эшләре буенча танышым Клара белән Илсөяр Вәлишиннарга кереп чыгарга туры килгән иде. “Сезнең йорт-бакча урыннарында элек басу иде, анда арыш, бодай, солы үсә иде. Тракторист, комбайнер, аның ярдәмчесе, ике салам төшерүче, ике капчык атучы караңгы төшкәндә генә җәяүләп, аллы-артлы тезелешеп Сарманга кайта идек. Иртән сәгать бишләрдә яңадан эш башлана иде”, – дип, аларга да сөйләгән идем.
 
Менә Зәлилә “Сарман” җырын башкарганнан соң күңелемдә күпме хатирә кузгалды. Ә Ваһапов фестивале җиңүчеләренә алдагы иҗат юлларында уңышлар, тагын күп төрле мактаулы исемнәр алу насыйп булсын дип телим. Яшә, гөрлә, җырла, Сарманым!
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА.
Сарман районы, Җәлил поселогы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.12.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»