поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.12.2019 Криминал

Шәмәрдән бистәсендә ике кешенең җанын кем кыйганы әлегә билгесез

Менделеевскида – коточкыч фаҗига. 41 яшьлек ир-ат элек бергә яшәгән хатынын, үги һәм үз улларын пычак белән кадап үтергән. 12 яшьлек тагын бер үги малае исә тәрәзәдән сикереп качкан. Фаҗига турында Татарстан Президентына да җиткергәннәр. Ул әлеге җинаять очрагын катгый контрольгә алырга кушкан.

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүчеләрнең дә күңеле тыныч түгел. Узган атна ахырында биредә ирле-хатынлы Рита һәм Илдар Шириевларның мәете табылды. Үтерүчене әле дә эзлиләр.
 
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, Менделеевскидагы куркыныч фаҗига көнчелек аркасында килеп чыккан. 41 яшьлек Айнур Харисов, 3 декабрь төнендә ике яшьлек улын күрергә дип, элеккеге хатыны һәм балалары яшәгән йортка килә. Ике арада тавыш чыга, моңа кадәр урлашканы һәм кешегә кул күтәргәне өч мәртәбә хөкем ителгән ир заты кулына пычак ала. Башта хатынына, аннары әнисен якламакчы булган 19 яшьлек үги улына кадый. 12 яшьлек малай исә, өстенә дә кимәгән килеш, беренче каттагы тәрәзәдән сикерә. Үги әтисе аны да яралап өлгерә. Канга баткан малай урамда күргән кешеләрдән ярдәм сорый. Вакыйга урынына килгән полиция вәкилләре ике кешенең мәетен таба. Иң куркынычы: үтерүче хәтта ике яшьлек улын да кызганмаган. Сабый хастаханәгә алып барганда җан бирә.
 
Айнур Харисовны күрше Алабугада эзләп табалар. “ВТ”ның полициядәге чыганагы сүзләренә караганда, ул бер йортның подвалында качып яткан. Баштарак хәтта нәрсә эшләгәнен дә аңлата алмаган. Аның наркология табибларында исәптә торганы турында да мәгълүмат бар.
 
Тикшерү комитеты бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатты. Үги әтисеннән качып котылган малай хәзер хастаханәдә, аның белән психологлар эшли. “Әгәр балалар тормышы турында сүз бара икән, Рөстәм Миңнеханов һәрвакытта да әлеге мәсьәләне катгый контрольгә алу турында күрсәтмә бирә, – дигән Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә бу юнәлештә эшли, аерым алганда, җирле органнардан әлеге гаиләнең имин булмаганнар реестрына кертелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклый. Моннан тыш, омбудсмен үги әтисеннән качып котылган бала белән дә аралаша. Вәкаләтле вәкил компетенциясе нигезендә аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк”.
 
Саба районындагы Шәмәрдән бистәсендә ике кешенең җанын кем кыйганы әлегә билгесез. Куркыныч вакыйга 29 ноябрь төнендә булган. 62 яшьлек Рита һәм 66 яшьлек Илдар ул көнне гадәттәгечә һава суларга чыгып китә. Озак кайтмый торгач, якыннары аларны эзләргә чыга. Пенсионерларның мәетләрен авыл зираты янындагы агачлыкта табалар. Аларга да пычак белән кадаганнар. Полиция вәкилләре бу очрак турында ачылып китеп сөйләми. Эзләү һәм тикшерү эше дәвам итә.
 
Тик вакыт узган саен, билгесезлек аркасында, имеш-имешләр һәм куркыныч сүзләр дә күбрәк тарала. 6,5 мең халкы булган Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев Шириевләрне урта хәлле, тыныч гаилә дип искә ала.
 
– Аларны якыннан беләм, чөнки безнең кодалар иде. Тыныч гаилә, өч кыз, бер ул үстерделәр. Ни өчен үтергәннәр? Нәрсә дип уйларга да белмибез. Халык арасында төрле имеш-мимешләр йөри. Әллә берәр нәрсә күреп калганнар да, шуның өчен әрәм иттеләр микән, дигән сүзләр дә бар, – ди ул. – Бездә бөтен кеше диярлек бер-берсен белә. Аралашып яшиләр. Күчеп килүчеләр дә бар. Төрле кеше очрый инде. Һәркемне үтәли күреп булмый бит. Бу вакыйга безне борчуга салды. Халык аптырашта. Әмма әлегә берни әйтә алмыйбыз. Бистәдә иминлекне көчәйтү, әйтик, видеокамералар урнаштыру нияте бар.
 
– Без Рита белән мех комбинатында бергә эшләдек. Әнисе Нина апа да шушында ук, баш бухгалтер булып хезмәт итте. Рита белән Илдар бик яхшы, шундый ипле, тыныч кешеләр иде. Беркемгә начарлыклары тигәнен белмим. Барыбыз да шок хәлендә, – диде безгә Шәмәрдәндә яшәүче Фәридә Закирҗанова. – Бездә кеше үтерү очраклары булганы бар инде инде. Ләкин соңгы елларда барысы да тыныч булды. Монда бит бер генә дә кеше түгел. Тулы бер гаиләнең канын койганнар.
 
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Александр Аввакумов җинаятьләрнең сәбәбен җәмгыятьтәге тигезсезлек белән аңлата.
 
– Үзегез күреп торасыз: җәмгыять байлар һәм ярлыларга бүленә. Канәгатьсезлек аркасында көнкүреш җинаятьләре арта, – ди ул. – Камералар гына ярдәм итми. Кинәт кенә җинаять эшлисе кеше бернигә дә игътибар итми ул.
 
Отставкадагы генерал Рафил Ногманов та шул фикердә.
 
– Үтерү очракларының барысы да диярлек фаш ителә, җинаятьчеләр табыла. Әмма барыбер кешеләр әнә шундый куркыныч адымга бара, – ди ул. – Һәр очракны аерым карарга кирәк. Гомумән алганда исә бу вакыйгалар җәмгыятьтәге деградация аркасында килеп чыга. Тормыш алга барса да, эчүчелек, наркомания кебек күренешләр беркая да китмәде бит. Аннары полиция хезмәткәрләре саны кимүне дә телгә алмый мөмкин түгел. Элек җәмәгать тәртибен күпме кеше саклый иде дә, хәзер күпме?
 

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.12.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»