поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
07.12.2019 Мәдәният

Иске Ярмәк театры Казанда

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр труппасы Казанда спектакль куйды. Татарстанда Россия регионнары һәм Татарстан өчен иҗади бәйгеләр шактый күп үткәрелә. Алар халыкның рухын баетырга, иҗат канатларын ныгытырга ярдәм итә. Шундыйларның берсе – «Идел-йорт» дип аталган халык театры коллективлары конкурсы.

1992 елда башланып китә бу бәйге. Башта анда Татарстан үзешчән театр коллективлары гына катнаша. 1998 елдан башлап конкурс «Идел-йорт» дип атала һәм төбәкара статус ала. 2018 елда әлеге конкурска Галиәсгар Камал театрының директоры булып эшләгән Шамил Закиров исеме бирелә.

 
«Идел-йорт» төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесе быел да үткәрелде. Беренче турда төбәкләрдә сайлап алу этаплары уздырылды. Татарстан һәм Россия регионнары сәхнәләрендә 250ләп театр коллективы үзенең осталыгын һәм талантын күрсәтте. Шулар арасыннан 40 коллектив икенче турга узды.
 
Камышлы районы Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче һәвәскәр театр һәм Камышлы авылының Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йорты каршында эшләп килгән халык театры да бу бәйгедә катнашып, икенче турга уздылар һәм конкурска әзерләнгән спектакльләрен Казан халкына да күрсәтә алдылар.
 
Иске Ярмәк авылы труппасы конкурска шушы авылда яшәүче Илшат Галимов язган пьеса буенча куелган «Өмет» драмасын тәкъдим итте. Спектакль алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров чыгыш ясады һәм театр труппасына Конгресс бүләкләрен тапшырды.
 
Эш көне булуга карамастан, бәйге узачак зал халык белән көндезен дә, кичен дә тулы иде. “Үзешчән театр артистларыбыз рольләрен оста башкарып, тамашачыны елатты да, көлдерде дә, ә мәртәбәле жюри аларга зур бәя бирде, - дип хәбәр итә Камышлы районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина. - Инде XIX тапкыр үткәрелгән әлеге конкурска иҗат коллективларының мөнәсәбәте елдан-ел яхшыра бара. Алар бәйгегә тәкъдим ителәчәк әсәрне ел дәвамында әзерлиләр”.
 
2008 елдан башлап «иң-иң» дип табылган театр коллективларына грантлар да бирелә башлаган. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җиңүчеләргә гастроль юлларын да ачкан. Быел да финалга чыккан 12 коллектив бу мәртәбәле исемгә һәм 1 миллион сум акчага дәгъва кыла.
 
«Идел-йорт» бәйгесенең җиңүчеләре бу елның 9 декабрендә Галиәсгар Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк. Конкурс Гран-прига ия булган коллективның спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак. “Һәвәскәр театрларга сәхнә бирү - безнең өчен зур дәрәҗә. Татар театрын халык тудырган. Татар театры императорлар сүзеннән түгел, халыктан чыккан театр. Бүгенге көндә дә кешеләрнең эштән соң театр уйнап йөрүләре - гаҗәеп күренеш. Моны хупламыйча ярамый. Без барып җитә алмаган урыннарда спектакльләрне халык үзе уйный”, - ди Камал театры директоры Илфир Якупов.
 
 

Венера ГАЛИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 07.12.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»