поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
06.12.2019 Ир белән хатын

Көнләшә, димәк, ярата?

Элегрәк ирем көнләшеп үзәккә үтә иде. Кыска итәк кияргә, артык каты бизәнергә ярамый. Телефоннан берәрсе белән озаграк сөйләшсәң дә, бетте баш – кара тавыш чыгара. Соңгы арада аны алмаштырып куйдылар, диярсең. Миңа бөтенләй исе китми. Махсус көнләштерергә тырышуымның да файдасы булмады. Иремнең сукырларча көнләшкән чагын сагынам хәзер. Әллә мине яратмый башладымы икән? (Венера Х. Казан)

Көнчелек  һич кенә дә ярату билгесе була алмый! Көнчелек – чир ул! Әлеге хатны укып чыгуга, психолог Марина Руфанова сүзен әнә шулай дип башлады. “Дөрес, гаиләдә ир белән хатын арасында бераз көнчелек булырга тиеш. Ул аларның бер-берсенә битараф булмавын күрсәтә. Кайчак ул мөнәсәбәтләргә яңа сулыш та өрергә мөмкин. Әмма көнләшүнең дә чамасы булырга тиеш. Юкса, ул гаиләне таркатып кына калмыйча, кеше гомерләрен дә өзәргә мөмкин”, – ди ул.
 
Белгеч көнчелекне тудырган өч сәбәпне атый. Шуларның беренчесе – курку хисе. Еш кына көнчелек яраткан кешеңне югалтудан курку аркасында пәйда була. “Үз-үзенә ышанмаган кеше өчен дә хас халәт бу. Андыйлар яраткан кешесе үзеннән күпкә яхшыракка күз салыр дип куркып яши. Тормыш иптәшенә үз милке итеп карап, аның иреген тулысынча чикләргә маташучылар да көнчелектән интегә”, – ди белгеч. Көнчелек дигән афәт корбаны булмас өчен нишләргә? Аны ничек җиңәргә? Тәҗрибәле психолог түбәндәге киңәшләргә колак салырга киңәш итә:
 
Көнчелек белән мәхәббәт арасындагы чикне билгеләгез. Көнчелек “өянәге” вакытында кеше гадәттә сөйгәненең телефонын тикшерә башлый, киемнәрендә ят хушбуй исе юкмы дип кызыксына, биш минут саен шалтыратып, аның кайдалыгын белешеп тора. Үзен ниндидер зур проблеманы чишү белән мәшгуль итеп хис итә ул. Арага хыянәт кермәсен, бер-береңә ышаныч бетмәсен дип тырыша бит, янәсе! Чынлыкта исә андыйлар әлеге гамәлләре белән мөнәсәбәтләрне нинди упкынга этәрүен күз алдына да китерми. Ялганнан, алданудан куркып, үзегез үк ике арага шик, бер-береңә ышанмау кебек ямьсез күренешләр кертәсез түгелме? Икенче юлы ирегез яки хатыныгызның кесә телефонын актарырга җыенганда үзегезгә түбәндәге сорауларны бирегез: бу гамәлегез аркасында мөнәсәбәтләрдә уңай үзгәреш булырмы? Шул рәвешле мәхәббәтегезнең тамырына балта чапмыйсызмы? Бу сорауларга бары тискәре җаваплар гына алсагыз, андый гамәлләрдән вакытында тыелып калыгыз!
 
Көнләшүегезне таныгыз. Үзеңнең көнче булуыңны тану – зур батырлык. Үз-үзегездән качмагыз. Теләсә кайсы начар сыйфаттан арыну аны танудан башлана. Көнчелек очрагында да шул ук хәл.
 
Көнләшкәндә нинди хисләр кичерәсез? Хис-тойгыларыгызга анализ ясарга өйрәнегез. Көнләшкәндә курку, ачу, үпкә яки күралмау хисе барлыкка киләме? Бу хис-тойгыларның барысын да кәгазьдә рәсем рәвешендә ясап барыгыз. Әлеге психологик алым ярдәмендә үз-үзегезне кулда тоту җиңелрәк бирелә башлар.
 
Ни сәбәпле көнләшүегезне төгәл ачыкларга тырышыгыз. Яраткан кешегезне югалтудан куркасызмы? Үзегезне аңа лаек түгел дип саныйсызмы? Әллә инде сезгә игътибар үзәгендә булу ошыймы?
 
Үз–үзегезгә ышаныч, үз–үзеңне бәяләү дәрәҗәсен арттырыгыз. Әйләнә-тирәдәгеләр иң элек сезнең үз-үзегезгә булган мөнәсәбәтегезне өйрәнә. Ул тиешле дәрәҗәдә булса, сезгә хөрмәт белән карарлар. Тормыш иптәшегез белән мөнәсәбәтләрдә генә түгел, әти-әни, балаларыгыз, бөтенләй чит-ят кешеләр белән аралашканда да эшли торган канун бу. Үз-үзеңне яратырга, холкыңның көчле якларын белергә кирәк. Яңа прическа, киенү стилен, мавыгуларны үзгәртү, начар гадәтләрдән арыну… Болар бар да үзегезгә башка күзлектән карарга ярдәм итәчәк. Күптән ахырына җиткерелмәгән эшегез бармы? Аны тәмамлау өчен менә дигән вакыт! Спортзалга йөри башласагыз, йә булмаса, чит тел өйрәнергә тотынсагыз да  үз-үзегезгә булган хөрмәтегез тагын да артыр.
 
Якыннарыгызга уңай хис–тойгылар гына өләшегез! Аз гына көнчелек хисе “кытыклый” башладымы, позитивлык “төймә”гезгә басыгыз. Андый кешегә сөйгән яры гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләр дә тартылыр.
 
Һәрчак эш белән мәшгуль булыгыз. Теләсә кайсы шөгыль начар уй-фикер, авыр хис-тойгылардан арындыра. Кешелекнең бөтен бәласе – эшсезлектән, диючеләр хаклы. Яраткан эшегез, хобби йә булмаса, көндәлек мәшәкатьләр белән әвәрә килү аркасында көнчелектән котылып кына калмыйча, тырышлыгыгызның нәтиҗәләрен күреп тә сөенеп туя алмассыз.
 
Сөйгәнегез белән ачыктан–ачык сөйләшүдән курыкмагыз. Борчуларыгыз белән уртаклашыгыз. Болай эшләгәндә, ике арада килеп туган киеренкелекнең сәбәпләрен ачыклау җиңелрәк булачак. “Син өйгә вакытында кайтырга тиеш!” ише шелтәле җөмләне: “Син эштә тоткарланганда, борчыла башлыйм” кебек сүзләргә алмаштырыгыз.
 
Якын кешегезгә ышанырга өйрәнегез. Үткәндәге ачы тәҗрибәләрне онытыгыз. Бүгенге көн белән яшәүдән дә яхшысы юк! Төгәл дәлилләр булмаса, көнләшү өчен юк-бар сәбәпләр эзләмәгез. Гадәттә үзеңә ышанган кешене генә хөрмәт итәсе килә бит, әйеме? Сөйгәнегезнең иреген чикләмәгез. Шәхси вакытын үзе планлаштырсын. Дуслары белән очрашуларны да тыймавыгыз хәерле. Болай эшләгәндә якын кешеңне югалтудан курку хисе дә кимер, тормыш иптәшегезнең сезгә карата игътибарлырак була башлавын да сизәрсез.
 
Якын кешегезнең көн дәвамында ниләр белән шөгыльләнүен беләсегез килсә, сорауны оста итеп бирергә өйрәнегез. Ишектән керә-керешкә: “Кая йөрдең?” – дип кычкырасы урынга: “Көнең ничек үтте соң?” – дип ягымлы гына сорап куйсаң, уңай җавап алуың ихтимал.
 
Сөйгәнегезнең мавыгулары белән кызыксынып торыгыз. Теге яки бу шөгыле сезгә бөтенләй ят һәм кызыксыз тоелса да, хоббие турында сөйләшергә вакыт табыгыз. Аның сөйләвен кызыксыну тулы күзләр белән тыңлагыз, сораулар бирегез. Ышаныгыз, ул сезгә һичшиксез икенче күзлектән карар.
 
Бергә ял итәргә вакыт табыгыз. Ялларда шәһәр читенә чыгасызмы, әллә инде ресторанда романтик төшке аш ашыйсызмы – мөһим түгел! Сез бергә! Шул җиткән! Шул арада яңа уртак мавыгуларыгыз, кызыксынуларыгыз да пәйда булырга мөмкин. Мондый чакта ике арада көнчелеккә һичбер урын юк, билгеле.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.11.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»