|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2019 Әдәбият
Мәскәүдә Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсе уза (ФОТО)5 - 9 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсе уза. Аны РФ Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды. Биредә нәшрият эшенә бәйләнеше булган 331 оешма катнаша. Алар арасында 29 илдән: Австрия, Беларусь, Болгария, Бөек Британия, Венгрия, Германия, Греция, Дания, Израиль, Иран, Испания, Италия, Казахстан, Кытай, Мексика, Нидерланд, Норвегия, Польша, Россия, АКШ, Тайвань, Украина, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швеция, Эстония һәм Япониядән дә вәкилләр бар. Татарстан китап нәшрияты әлеге ярминкәдә өченче мәртәбә катнаша («Регионы России» стенды, Е-29). Үзе белән 300 исемдә китап алып килде. Алар арасында татар классикларының әдәби әсәрләре, тарихи әдәбият, сүзлекләр, китап-альбомнар, юл күрсәткечләр бар.
--- |
Иң күп укылган
|