|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2019 Мәдәният
Азат Абитов яңа җыр премьерасын тәкъдим иттеВаһапов фестивале лауреаты Азат Абитов тамашачыларга "Таң булып атыр идем!" дип аталган яңа җыр премьерасын тәкъдим итте. Тамашачылар артистның иҗатын югары бәяли. "Мәхәббәтем җавапсыз булса? Бәлки ул иллюзия генәдер?! Бер мизгелдә барысы да юкка чыкса?! Мондый хисләрне һәркем кичергәндер, мөгаен. Кайберәүләр нәкъ менә хәзер шул халәттәдер... Мин дә искәрмә түгел. Минем очракта "Кояш булып батуларым, таң булып атуларым" үкенечкә булды. Тик һәрнәрсәнең ахыры-икенчесенең башы, диләрме? Чын йөрәктән башкарылган "Таң булып атыр идем" дигән яңа җырымны сезнең тарафларга җиткерәм. Фикерләрегез мөһим!" - дип уртаклаша Азат Абитов.
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале-хәзерге татар җыры мәдәниятенең иң күренекле брендларының берсе. Аның төп бурычы-профессиональ вокал сәнгатен, сыйфатлы милли эстраданы пропагандалау.
--- |
Иң күп укылган
|