поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.12.2019 Язмыш

Бер аяксыз калган Илнур Ханнанов: «Язмышыма үпкәләмим»

Илнур Ханнанов – Сарман егете. Юл һәлакәтенә эләккәннән соң, бер аяксыз калган. Ничек кенә булмасын, моңсуланып утыра торганнардан түгел Илнур. Кайбер сәламәт кешеләрдән дә күбрәгенә өлгерә әле ул. Агачтан төрле могҗизалар тудыра, тимер эшенә дә оста, атлар ярата. Авариягә кадәр ул бик тә сноубордта йөрергә яраткан. Аяксыз калгач: «Нишләрмен?» – дип борчылса да, җаен тапкан – заманча протез ярдәмендә, 1 чак­рым биеклектәге таулардан да төшәргә курыкмый хәзер.

Физик яктан мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, тулы тормыш алып бара. Ни ди­сәң дә, гаилә башлыгы, ике баласын аякка бастырасы бар, хатынына терәк булырга кирәк. Шуңа да ул Әлмәткә эшкә урнашкан. Хәзер менә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырыла торган «Автобабай» бәйгесенә әзерләнеп йөри. «Язмышыма үпкәләмим, иң мөһиме – авыр вакытларда үз эчеңә бикләнмәскә кирәк», – ди әңгәмәдәшем.
 
Илнур кебек физик яктан мөмкинлекләре чик­ле кешеләр Татарстанда 299 меңнән артык. Аларның 15 500е – балалар. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, соңгы елларда инвалидларның кимүе күзәтелә. Бу беренче чиратта, медицинаның алга китүе, кисәтү чаралары белән бәйле дип саный министр. Республикада инвалидларның яшәү шартларын уңайлы итү өчен барлык шартлар да тудырыла. Йортларга пандуслар куела, аларның уңайлыкларын инвалидлар үзләре үк сынап бәя бирә ала, тернәкләндерү үзәкләрендә ярдәм күрсәтелә. Бу өлкәдә дәүләтнеке булмаган тугыз тернәкләндерү үзәге дә уңышлы эшләп килә. Авыру кешене тәрбияләүче 718 кешегә социаль хезмәткәрләр өйгә килеп ярдәм күрсәтә. Бу, гадәттә, ялгызы инвалид баласын караучы әниләрне, авыруны тәрбияләүчеләрнең туганнарын ял иттерер өчен дә эшләнә.
 
Шул ук вакытта инвалидларны борчыган проблемалар да җитәрлек. Бүген республикада эшкә сәләтле 87 меңнән артык инвалид исәпләнә, тик аларның 30 проценты гына эшли. «Эш табуы шактый авыр. Гадәттә, кочегар, каравылчы кебек эшләрне генә тәкъдим итәләр, анысын да ярты ставкага гына», – ди Илнур. 1 декабрьдән Инвалидлар ункөнлеге башланды. Бу көннәрдә алар өчен төрле мәдәни-спорт чаралары оештырылачак, «кайнар элемтә» телефоннары эшләячәк.
 
...Күбесе мөстәкыйль, көчле рухлы, тормыш аларны шундый иткән. Тик ничек кенә булмасын, алар да игътибарга, кайгыртуга мохтаҗ. Инвалид­ларга игътибар ункөнлек вакытында гына булмасын иде. Күңелләрен җылытырга кайчак бер сүз дә җитә. Бер-беребезгә карата ихтирамлы булыйк.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 03.12.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»