поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
14.06.2010 Җәмгыять

ҖАВАП КӨТМӘ, ЛӘКИН НЫКЛАП УЙЛАН

26 июньдә “Сотворение мира” фестиваленең өченчесе узачак. (Атамасын татарчага ничек кенә тәрҗемә итмиләр: “Дөнья яралу”, “Тынычлык яралу” һ.б. Фестивальнең рәсми сайтында “Тынычлыкның яратылышы” диелгән, шуңа күрә тәрҗемәнең дөреслеге өчен бөтен җаваплылыкны фестиваль оештыручыларына төшереп, алга таба аларның атама вариантын кулланачакмын. – И.М.) Фестиваль эчтәлеге, оештырылышы – шәп, музыкасы һәм музыкантлары – шәп, сәяси әҗере – шәп, сүз дә юк. Әмма фестиваль атамасының татарчага тәрҗемәсеннән дә катлаулырак бер мәсьәләнең әле һаман да хәл ителә алмавы инде өченче ел рәттән авыр сулап куярга мәҗбүр итә.

Билгеле булганча, “тынычлык” инде 2008 елдан бирле Казан Кремле диварлары, Кол шәриф мәчете янәшәсендә генә “яратылып” ята. Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда һәлак булганнарның каннары тү­гелгән җирдә фестиваль үткәрү мәгънәсезлек, дип татар җәмәгатьчелеге вәкилләре инде кат-кат борчылуларын белдерде. “Ватаным Татарстан”да 2009 елның 27 май санында язучы Зөлфәт Хәким: “Минем фикеремчә, рок-концерт Кремль стенасы буенда, Кол Шәриф мәчете каршында уздырылырга тиеш түгел... Минемчә, Казанны яклап сугышкан бабаларыбызның каны сеңгән урында бернинди концерт була алмый. Ул күңел ача торган урын түгел. Бу мәйдан татар өчен уйлана, сагышлана, тәүбә итә торган урын булырга тиеш. Әле тирәнрәк уйлап баксаң, татарлар өчен генә түгел, урыслар өчен дә!.. Толерант булам дип, без үзебезнең Ватан хисен беркайчан җуярга тиеш түгелбез. Кол Шәриф мәчете временщикларның бутафориясе итеп түгел, ә бәлки татар халкының ихтыяҗы белән, тарихыбызны барлап, узган гасырлардан киләчәккә таба изге азан әйтер өчен, киләчәк буыннарыбыз чорлар элемтәсен югалтмасын өчен салынгандыр дип ышанасы килә”, – дип язган иде. 23 июнь санында “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Россиянең ислам мирасы” хәрәкәтенең президиум әгъзасы Әлмирә Әдиатуллина: “Без бүгенге яшь җитәкчеләргә тарихны өйрәнергә киңәш итәбез. Каһарманнарның җаны кыелган урыннан үзеңә «батырлык» эзләмиләр. Әхлаксызлык бу! Мәйданда чит-ятларны тантана иттерү – каһарман бабаларыбызга, йомшак иттереп әйткәндә, хыянәт итү, ә үзеңнең газиз халкыңны, тарихыңны, мирасыңны, үзеңне, безнең буынны, киләчәк буынны мыскыллау ул. Шәһәр хакимиятендәгеләр, уйланыгыз һәм «Сотворение мира» чарасына башка урын эзләгез. Ә Кол Шәриф мәйданы Бөтендөнья татарларының Баш мәйданы, хәтер мәйданы булырга тиеш”, – дип язып чыккан иде.

 

Ни гаҗәп, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр хакимияте, фестиваль оештыручыларның җәмәгатьчелек таләбенә җавабы безгә килеп ирешмәде. Урнашуына карата бер шик-шөбһә белдерелмәгән хәлдә, фестивальне инде өченче тапкыр Кол шәриф мәчете каршында үткәрәләр. Иң аянычы шул: берни дәшмичә, берни булмагандай, ишетмәмешкә салышып үткәрәләр.

 

Ә бәлки, хакимият мондый мөрәҗәгатьләр барлыгын белмидер? Бәлки, хакимият вәкилләре ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты гамәлгә куйган газетаны укымый, анда ниләр язылуы белән кызыксынмыйдыр? Мэриянең һәм фестивальнең матбугат хезмәте татар мәгълүмат чараларында “Дөнья яратылышына” карата әйтелгән фикерләрне мэрга җиткермидер бәлки? Юк, андый хәл булырга мөмкин түгел! Хакимият мондый мөрәҗәгатьләр барлыгын белергә тиеш. Тик белгән хәлдә дә бу хакта белдерү ясамый. Ни өчен? Аның ике сәбәбе булырга мөмкин.

 

Беренчесе – җавап бирерлеге юк. Алай булса, оештыручылар Кол шәриф мәчете янында, шәһит киткән ата-бабалар каны коелган урында фестиваль үткәрергә ярамаганын аңлап, аны икенче урынга күчерер иде. Ләкин бит күчермәде. Димәк, җавап бирерлеге бар. Зөлфәт Хәкимнәр, Әлмира Әдиатуллиналар һәм интернет-форумнарда шуларның фикерләренә кушылучыларның да: “Ә менә бит, фестивальне чыннан да шул урында үткәрергә кирәк икән бит!” – дип әйттерерлек аңлатмалары әзердер. “Җәмәгать, фикерегезне исәпкә алдык, ләкин күпчелек халыкның карашы сезнекенә туры килми, бигайбә”, – кебек дәлилләре бардыр, мөгаен. Ләкин җавап бирмиләр, дәшмиләр! Бернинди сүз, матбугат релизы, “без сезне ишетәбез” дип бәяләрлек бернинди реплика юк. Ни өчен? Ни өчен шәһәр хакимияте җавап бирми?

 

Икенче сәбәбенә килдек. Бәлки, санлашмауларыдыр? Юк, монысы да мөмкин түгел. Хакимиятебез вәкилләре үз халкын хөрмәт итми мөмкин түгел. Әллә: “Достали эти националисты!” – дип кул селтәделәрме? Юк, мөмкин түгел, чөнки мэрия үзенә мөрәҗәгать итүчеләрнең маргиналлар түгел, ә татар зыялыларының бер катлавы икәнлеген аңларга тиеш. Үз халкына, үзен сайлап куючыларга хезмәт итүче хакимият: “Нәрсә генә дисәгез дә, никадәр хаклы булсагыз да, безнең хакыбыз барыбер күбрәк булды һәм булачак”, – дип уйлыймы? Юк, мөмкин түгел. Бездә андый хәл булмас.

 

Инде нәрсә дип уйларга да белмәссең...


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 122 | 12.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»