поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
02.12.2019 Шоу-бизнес

«Солянка» ны күзләп: Кыска кара итәк кигән Лейнага халык дәррәү килеп кул чапты

22нче ноябрь көнне “Уникс” концертлар залында гөрләп “Хитлар солянкасы” концерты үтеп китте. Бәйрәм башланырга берничә минут алдан килеп, тиз генә сәхнә артын тикшердем. Хатын-кыз гримеркасында яңалкылар да, кызыклы хәлләр дә күп була. Кем нинди күлмәк теккән дә, кем нинди җыр яздырган.

Айлин исемле яшь җырчының туфлиләре, мәсәлән, 25 мең тора икән. Күлмәгенең бәясен сорарга курыктым. Шул арада гримеркаларны бутап ялгыш Зөфәр абый Хәйретдинов килеп керде, елмаеп исәнләште дә, гафу үтенеп чыгып китте. Шунда Фирүзә исемле җырчы безгә Зөфәр абый белән икесенә бер җыр булуы турында сөйләп алды. Сүзләрен берсе, көен икенчесе язган- авторлык хокуклары икесендә дә бар. Алай ярый иде мени?
 
Вакыты җитү белән Хитлар солянкасы башланып та китте. Концертны Лейна үзенең хит-җырлары белэн башлап җибәрде. “Миләшләрем” һәм, барыбыз да белгән, “Малай на белом барсе”. Халык дәррәү килеп кул чапты. Ә ник чапмаска? Кыска кара итәктән Лейна, артында бөгелеп-сыгылып биюче ике чибәр кыз. Әфәрин!
 
Лейнадан соң эстафетаны, Мәскәүгә китәм дип игълан иткән Айгөл Рәхимова алды. Баксаң, җырчы ике фронтка эшләргә җыена икән. Аннары Миндияр Шәймарданов, Алинә Даутова, Рамиль Әйметдинов тамашачыга таныш җырлары белән сәхнәдә сүз тотты.
 
Сценарий авторы Айсылу Лерон, концертны “Хәерле иртә, Австралия” стилендә язган. Алып баручылар белән тамашачы нәкъ эфирдагы кебек аралашып, сөйләшеп утырды. Алып баручыларның һәр шаяруын көтеп алып, халык рәхәтләнеп көлде. Әйткән һәрбер сүзне игътибар белән тыңлады. Узып баручы елның төп өч хиты итеп, сүз осталары Азат Фазлыевның “Сиңа”, Рөстәм Закировның “Җанымда яз булып кал әле” һәм Радиф исемле яшь автор-башкаручының “Кемнәр керде арага” җырын атады. 
 
Радиф исә үзе, бу җырны хит җырга санамый. Барысы да тамашачы, халык кулында дип аларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады. Яңа ел дигәннән шуны да әйтергә кирәк, җырчылар әлеге бәйрәмгә  100 процент әзер. Тиздән бит әле Яңа ел солянкалары да башланачак! Менә, мәсәлән 16,17 декабрь Филармониядә әкияти «Кышкы Солянка», 26 декабрь Уникста «Яңа ел солянкасы -ЗУР КАРНАВАЛ» узачак.
 
Берничә вакытка арабыздан югалып торган Илназ Сафиуллин да әлеге бәйрәмгә үз өлешен кертте. Әти булу килешкән, яшәреп, матураеп киткән ул. Алга таба да иҗат итәргә, Барсмедиа оештырган концертларда чыгыш ясарга әзерләнә ул.
 
Иң соңыннан сәхнәне Фазлыевлар дер селкетте, халык кушылып җырлады, басып бииде, инстаграмга фото һәм видеоларын элде. Музыкаль олимпнын иң югары ноктасында торучы җырлы гаиләгә бары тик уңышлар гына теләп каласы килә.
 
Салкын, яңгырлы көз кичен, яраткан җырлар белән үткәрергә килгән тамашачы концерт тәмамлангач та урыныннан торып китәргә ашыкмады. Бәйрәм башында алып баручылар интригалар да, яхшы кәеф тә, хит җырлар да булачак дип сүз биргән иде-шулай булып чыкты да. Концерт үзебезчә, күңелле һәм зәвыклы булды. Мондый очрашулар еш булсын! Яшәсен татар җыры.
Фото: клиптан скриншот
 
 

Лилия КАДЫЙРОВА
Барс-Медиа
№ --- | 02.12.2019
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»