поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.06.2010 Мәдәният

ТОЛЬЯТТИДА "ЙОЛДЫЗЛАР" ЯҢГЫРЫ

Соңгы вакытларда Самара белән Тольятти шәһәрләрендә татар мили-мәдәни мохтариятләрдә эшләр күбрәк яшьләр кулына күчеп килә. Самарада бик актив егетләрнең берсе Фәрхәд Мәхмүтов булса, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятенә Ульяновск якларыннан яшен тизлеге белән килеп кергән бик чая мишәр кызы Әлфия Еникеева яшьләр өчен зур табыш булды, дияр идем.

Тиз арада ул биредә балалар һәм яшьләр өчен җыр-бию түгәрәкләре оештырды, төрле чараларда катнашу өчен юлларын да тапты, беренче уңышлары да бар инде. Мәсәлән, февраль-март айларында Казанда үткән “Җырлы,моңлы балачак” татар җыры бәйгесендә Тольятти балалары Наил Исхаков, Эльмира Ибраһимова, Алсу Гыйләмдинова, Азат Зәйдуллин икенче турга кадәр җитеп, беренче йөз бала арасына керә алдылар.

 

Ә инде Татарстанның “ЯҢА ГАСЫР” телеканалы әзерләгән “Тамчы шоу” телепрограммасында Киров шәһәре белән көч сынашып, биш кешедән торган (Илнур Абделманов, Мәрьям Яфясова, Равил Сибгатуллин, Наил Исхаков, Илгиз Аббязов) “Тольятти йолдызлары” командасы беренче урынны яулап алып кайтты. Татар шагыйре Абдулла Алиш иҗатына багышланган бу чарада татар телендә шигырьләр, әкиятләр сөйләнде. Музыка кораллары турында бирелгән сорауларга да аптырап калмадылар безнең балалар, дөрес җавабын таптылар.

 

Әлфия Еникеева: “Зөһирә Барый кызы Куртаева тарафыннан Казаннан махсус чакырылып барган юлларыбыз бик уңышлы булды. Ә безнең балаларда бу чара татар теленә карата горурлык хисе уятты,татар халык иҗатына юл салуга зур этәреш ясады. ТНВ телеканалының генераль директоры урынбасары Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова оештырган мондый чаралар күбрәк булсын иде.Тольятти шәһәренең татар мили-мәдәни мохтарияте рәисе Җәмил Рәхимҗан улы Вәлиуллин киләчәктә дә шулай акча чыгымнарын юллап, ярдәм итеп торса, без булдырабыз”– диде.

 

Ә үзе турында Әлфия: “Әтием Әбдрәшит Сабитов Иске Кулаткы районының Мосеевка авылында, лаеклы ялга чыгуына карамастан, әле бүгенге көндә дә клуб директоры булып эшләп килә. Алар әнием Асия белән бергә һәрвакыт җырлап–биеп яшәделәр.Мин сәхнәдә туып үстем дисәм дә ялгышмам. Кечкенәдән биергә ярата идем. Ә инде 9 нчы сыйныфтан соң мин бию белән ныгытып шөгыльләнә башладым. Институтта укыган елларымда “Йола” ансамблендә биеп йөрдем. Авылыбызда “Йолдызчык” балалар бию төркеме оештырдым.

 

2007 елда Мәскәүдә уздырылган халыкара “Үз йолдызыңны кабыз” фестивалендә өченче урынны яулап, лаеклы “Халык иҗат коллективы” исемен алган бу төркем бүгенге көндә дә эшләп килә.Гомумән, төрле номинациядәге дипломнарым бик күп минем.

 

2009 елда Толльятти шәһәренең татар милли мәдәни мохтариятенә хореограф кирәк дигәч, бик шатланып биредә балалар һәм яшьләр түгәрәге оештырып, зур уңышларга ирешеп киләбез дип мактанырлыгым да бар.Тольяттига килгәч, бигрәк тә татар биюләренә зур әһәмият бирү кирәк икәнлеген аңладым. Киләчәктә балалар һәм яшүсмерләр өчен аерым бер чара оештырып, балалар фестиваленә юл ачарга дигән планнарым бар.

 

Ә Казан әкияттәге “Серле сандык” сыман үзенә тартып тора. Хыялым – шушы “Серле сандык”ны ачу. Иң зур максатым – Казан сәхнәләрендә иҗат итү”, – дип уй-фикерләре белән уртаклашты.

 

Әйе, Әлфия Еникеева килгәч, биредәге җыр-бию түгәрәкләренә бигрәк тә яшьләр күп тартылды. Кайчан гына килеп керсәң дә, мохтарият йорты умарта оясы кебек гөрләп тора. Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан килгән музыка мәктәбе укытучысы, яшь белгеч,бик талантлы кыз Гөлназ Габдуллова гармун һәм вокал буенча түгәрәкләр эшчәнлеген үз кулына алган һәм шуннан соң эшләре гөрләп бара. Әйе, Тольятти яшәрә, дуслар!!!

 

Быелгы ”Язлар моңы” фестивалендә чыгыш ясаган “Татар кызлары” төркеме үзенең чыгышы белән моны тагын бер кабат исбат итте.

 

Әлфиябезнең тормыш иптәше Вилдан Еникеев үзе болай карап торырга юаш кына кеше сыман, әмма яшь хатыны өчен утка–суга керергә дә әзер. Тольяттиның ”Зур Татарстан” сәүдә йортында эшләгән бу егет шул Әлфиясе өчен генә туып үскән, диярсең. “Атың яхшы булса, тормыш итү дә җиңел”, – дигән әйтем бигрәк тә туры килә бу гаиләгә. Шулай кулга–кул тотышып эшләсәләр, зур үрләр яулаячаклар әле Вилдан белән Әлфия Еникеевлар. Күзләрендә очкын уты янып торган бу әрсез сәләтле кызның юлларына ак җәймә генә телисе килә!

 

Фотода "Татар кызлары" төркеме.


Зөлфия ГАЛИХАНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»