поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.06.2010 Язмыш

«САРЫ ЧӘЧӘК ӨЗМӘГЕЗ...»

Хәмдүнә апа белән, ул Башкортостаннан Казанга кире кайткач, әңгәмә корып, соңгы еллардагы тормышы турында сөйләшеп, киләчәккә планнар корып утырган идек. Кияүгә чыккач мәхшәргә әйләнгән көннәре турында да сөйләде ул. Тик язма журналга бирелергә әзерләнгәч, шалтыратып, шәхси теманы кузгатмавымны үтенде. Шулай итеп, «Сәхнә»дә 2002 елда басылган «Хәмдүнә кайтты!!!» дигән ул язмада бер генә шәхси сорау калды, сорауга бирелгән җавап та бик сак иде .

«…– Хәмдүнә апа, озак еллар ялгыз булганнан соң, ниһаять, гаилә корган идең. Бу адымың бәхет алып килдеме?

 

– Мин, сеңлем, бәхетне дә күрдем, тормышның ачысын да, төчесен дә татыдым. Аллага шөкер, хезмәтемә күрә тормышым да мул иде. Фән Вәлиәхмәтовның гел әйтә торган сүзе бар: «Уку белән мени, хәреф танымагач», – ди ул. Яшәү белән мени, ул яшәүнең тәмен тапмагач. Ирле, тук тормышта җырсыз, сәхнәсез калдым бит мин. Үземне канатсыз кош кебек хис итеп озак тилмергәч, Казаныма кире кайттым.»

 

Ул вакытта җанын, рухын кимсеткән вакыйгалар салган ярасы яңа иде шул әле. Бәлки, бәхетсезлеге турында сөйләп, ялгышканын көтеп кенә торучыларны сөендерәсе дә килмәгәндер…

 

Ул көннәрдән соң сигез ел вакыт узды. Хәмдүнә апа язмышы турында китап язарга кереште. Яшьлектәге мәхәббәт тарихлары да, ирле кара көннәре турында хикәяләр дә булыр анда. Аның язмышының башкаларга гыйбрәт булырлык мизгелләре минем диктофонымда да сакланган. Сезгә шуларны кечкенә хикәятләр итеп тәкъдим итәм.

 

* * *

 

Мин гаиләдә сигез баланың җиденчесе, әткәйнең иң яраткан кызы идем. Әткәй мине үзеннән калдырмый – ат җигеп чыкса да, печәнгә барса да, ияртеп йөри, гел мактап, үсендереп тора. Берәр кая барырга җыенса: «Бар әле, кызым, капканы чыгып ач әле. Капканы син ачсаң, юлым уңа», – дия торган иде. И шуңа куана идем инде. Әткәй янында үстем мин, әткәй үлгәч кенә әнкәйнең барлыгын белдем. Кич чыкмый идем. Кинога гына барам, анда да гел сугыш киносы карыйм. Әти генә: «Эх, итиямайт, болар берсе дә дөрес куелган кинолар түгел», – дип кайта иде. Сугышта булган кеше иде бит.

 

* * *

 

Балачагымнан калган бер вакыйга исемдә. Авылыбыз мулласы үлде, шул ук көнне мәчет манарасын кистеләр. Мин, әнкәйгә ияреп, мулла бабайны озатырга барган идем. Әнкәй итәгенә тотынып басып торам. Берзаман мәчетнең манарасы җиргә килеп төште, и очты кошлар, әллә ничә кош оясы җиргә сибелде. Бер якта мулла җеназасы, икенче якта киселгән манара. Мәхшәр! Мулла вафат булган көнне үк мәчет манарасын киссеннәр әле! Кайткан чакта әнкәй: «Бу манара кисүчеләрнең кулы корыр әле», – дип сөйләнә-сөйләнә кайтты. Шулай булып чыкты да, аларның берсе дә үз үлеме белән үлмәде, фаҗигале рәвештә дөньядан киттеләр.

 

* * *

 

Яшьрәк чакта мәхәббәткә әсәрү, мавыгулар бар иде. Авыл клубына кинога чыгабыз, арттан егетләр озатып кайта. Алар тота алмасын дип, клубтан чыгуга дөбер-шатыр чабабыз. Капка төбендә бераз тарткалашып торабыз да. Мәхәббәт турында сөйләшү шул була инде. Без үскәндә яратуны белгертү оят нәрсә санала иде бит. Учалыда монтер булып эшләгәндә мин бер Рифат исемле башкорт егетен яраттым. Тик яратуымны ул белмәде дә. Читтән торып яраттым мин аны.

 

Казанга килеп филармониягә эшкә урнашкач, Эмиль Җәләлетдинов төркеме белән Буа районына беренче гастрольләремә чыгып киттем. Шунда очраттым да инде мин гомерем буена бердәнбер олы мәхәббәтем дип атарлык Ягъфәремне. Тик мәхәббәт сынауларсыз булмый шул. Мин җырчы, 52шәр көнгә гастрольләргә чыгып китәм, Ягъфәр Казанда кала. Сәхнәдән аерыла алмадым, ә ул минем шул озын гастрольләрем белән килешмәде. Без аерылыштык. Җир белән күк тоташты минем өчен ул чакта. Беркемгә дә күтәрелеп карый алмадым. Күпмедер вакыт узгач, аның өйләнүе хакында ишеттем. Туганнарына кунакка кайтып йөрсәм дә, Ягъфәрнең гаиләсе хакында алардан беркайчан да сорашмадым. Ике баласы үсәргә тиеш Ягъфәрнең. Дәвамы калды...

 

Ул фаҗигале рәвештә вафат булганда мин Ташкентта гастрольләрдә калдым. Беркөнне төш күрәм: җигүле арбада утырып торам икән. Яңгыр ява. Ягъфәр арбага менеп баскан да, миңа яңгыр тимәсен өчен, баш өстемдә плащ тотып тора. Бик матур зәңгәр күлмәк кигән. Шуннан кинәт кенә юкка чыкты, ә мин арбага утырып китеп бардым. Тагын бер төш күрдем. Ягъфәр чиләк белән бәрәңге тоткан, үзе башына сөлге урап куйган икән. Озын, киң баскычтан аска йөгереп төшеп китеп югалды.

 

Мин шулай итеп Ягъфәремнең үлемен төшемдә күргәнмен, төшемне юрый гына белмәгәнмен. Вафаты хакында бик соңлап ишеттем мин аның. Бик соңлап... Шуннан соң гомер үтте инде. Үзләренең мәхәббәтен белгертеп миңа сүз кушучы кешеләр бик күп булды, әмма ләкин күңелемә бер кешене дә кабул итәрлек хәлем булмады.

 

Ягъфәр исән булып, яңадан «бергә булыйк, җырыңны ташла», дисә, мин аңа аңлата белер идем. Хәзерге акылым, элеккеге яшьлегем булса, Ягъфәрне үзем белән алып чыгып китәр идем. Хәния Габделхәен алып чыкты бит әнә. Бергә эшлиләр. Яшьлегем белән күп нәрсәне аңлата да белмәгәнмендер. Төрле яшьтә тормыш төрлечә күзаллана бит.

 

Баласыз да калдым. Озак еллар тулай торакта, «на птичьих правах» яшәдем. Булышыр, сыендырыр кешем юк, хезмәт хакы юк дәрәҗәсендә иде. Стадионнар, спорт сарайларын тутырып концертлар куябыз, көненә 6 сум 50 тиен акча түлиләр. Ялгыз гына бала табу бик җитди адым ул. Әти өчен дә, әни өчен дә яшәүнең авырлыгын баштан ук уйларга кирәк. «Тапсам, үскән булыр иде әле», – дип тә уйлыйм кайчагында... Нишлисең инде, язмышыма язганы шул булгандыр.

 

* * *

 

Филармониядә гел үземне үзем яклап, көрәшеп эшләргә туры килде миңа. Җитәкчеләр алдында да, җырчылар алдында да бар гаебем – халыкның мине яратуы иде. Шуңа үчләштеләр дә, көнләштеләр дә. Ул заманнарда филармониядән башка җиргә барып эшләп булмый иде бит. Хәзерге кебек замана киләсен белсәм, мин филармониядә интегеп ятмый идем. Анда синең дәрәҗәңне дә, талантыңны да белүче юк иде ул чакта. Хатын-кыз икәнлегемне дә, исемемне дә оныттырдылар миңа. Җитәкчеләр какты, ә җитәкче какканны аның идән юучысы да кага. Шуңа күңелең чыдарга тиеш. Кайвакыт атналар буе: «Филармониядән кусалар, кая барырмын. Эшсез дә калам, общежитиедан да куарлар, әнкәй карт, әткәй юк, туганнарның үз мәшәкатьләре, нишләрмен», – дип, кайгырып йөри идем. 12 ел эшләү дәверендә 20 тапкыр эштән кудылар үземне. Мине күрәлмаган кешеләр директорга теләсә нәрсә кереп сөйлиләр. Шул гайбәтләрне чирканмыйча җыеп утыручы, хатын-кыздан да болайрак директор бар иде. (Мәрхүм инде, Ходай ярлыкагандыр. З.Г.) «Мин бит әйбәт эшлим, филармониянең барлык планын минем группа үтәп бара. Нигә мине кагасыз? Сезнең белән ашап эчеп йөргән ул әләкчеләр үзегезнең башыгызга да җитәчәкләр бит», – дидем үзенә бервакыт. Шулай булып чыкты да. Үз дуслары филармониядән кудырттылар. Театрда сәхнә эшчесе булып эшләп йөрде. Ул вакытларда: «Ходай бар бит ул, минем рәнҗешем төшкәндер», – дип уйладым.

 

Мине әнкәй Тимергали бабам кебек артык ышанучан булганым өчен «Тимерий карт» дип йөртә иде. Тәүфикъсыз кешеләр бар бит. Эзләми-сорамый күңел түреңә кереп синең тормышыңда казына торган кешеләр күп. Әнә шуларны вакытында урынына утырттың исә, усал булып яшисең. Ярый инде, усал дисеннәр, ялагай димәсеннәр.

 

Һәр көрәшнең бер чиге: я җиңүе, я җиңелүе була. Көрәшнең җиңү китергәне дә, җиңелү китергәне дә арыта. Шул арган, йончыган көннәремнең берсендә Ходай тәгалә юлыма тагын бер сынау чыгарып куйды. Ялгыз яшәп арган йөрәгемнең алтынны бакырдан аерырлык хәле калмаган чагы булгандыр ул. Югыйсә, нәсел-нәсәбен, холык-фигылен тикшермичә, юлыма очраклы очраганны бөтен миргә «ирем» дип игълан итәр идеммени?

 

* * *

 

Башкортстанның Балтач районына гастрольгә бардык. План үтәү заманасы иде. Концерт көне булмаса да, планны тутырыйк дип, ярым удмурт, ярым татар авылына кердек. Кеше булмас инде дип барган идек – карасак, зал тулы халык. Концертны куйдык та, җыенып кайтырга чыктык. Юлда безнең машинаны бер кара «Волга» узып, алдыбызга туктады. Көлеп утырам: «Колхоз председательләре хатыннар яныннан, төнге охотадан кайтып бара», – дим. Боларның безне туктатулары икән. Бераз узып китеп, урман янында туктап, безне сыйларга уйладылар «Волга»дагылар. Күчтәнәч итеп коньяклар да салып килгәннәр. Шунда берсе белән 10-15 минут сөйләшеп тордык. Танышуыбыз шушы булды, соңыннан инде артымнан да калмады. Себергә китсә дә, кайда булса да телефоннан туктаусыз шалтыратып торды. Үзен бик яхшы яктан күрсәтте инде. Кулында гел комган булды, уразалар тотып йөрде. Мин моны егетләр солтаны дип уйладым. Күп вакыт мин кешенең кемлеген бер сүзеннән аңлыйм. Мин дә алданырлык булгач, бик хәйләкәр кеше булган инде ул. Аңа исемем, дәрәҗәм, акчам кирәк булганлыгын соңлап аңладым.

 

Беренче тавыш сигез ай торгач чыкты. Бәрәңге утырттык. Туган көнем, 24нче май көне иде. Булышырга дип тә, мине якыннан күрергә дип тә авыл кешеләре дә килде. Көчле җил, гарасат иде ул көнне. Мунча яктым, булышучыларга дип ашарга пешердем. Матур гына утырдык. Тик торганнан котырып китте дә минем белән сугыша башлады. Беренче сугышудан соң мин Казанга кайтып киттем. «Исереклегем белән сугыштым, гафу ит», – дип артымнан килде. Бөтен халыкка «кияүгә чыкты» дигән сүз таралды бит инде. «Хәмдүнә кияүдә тора алмаган», – дигән сүзне ишетмәс өчен, кире китеп, түзеп, тагын биш ел яшәдем мин анда.

 

Бервакыт табак-савыт юам, үзем:

 

«Җырларны шаулатып җырлыйсы,

Гөрләтеп яшисе бар әле», – дип җырлыйм. Артымнан килде дә: «Әле шаулатып-гөрләтеп яшәргә җыенасыңмыни?», – дип, авызга китереп сукты. Менә шундый дуамал кешегә эләктем мин. Минем туганнарымны туган итмәде, килсәләр, йөзе кара болыт була иде. Туганнарымны өстәл янына утыртып чәй эчерергә куркып торам. Әле үзем эшләп тапкан ризык бит, ул бит эшләми иде. Соңгы елларны гына колхоз рәисе булды ул, анысы да минем аркада. Чаллыдан солярка ташып, колхозны мин аякка бастырдым. Аңа беркем дә, берни дә бирмәячәк иде. Күп җирдә минем исем белән йөрде. Күпме колхозчыларны кыйнады. Бу кыланмышларын җитәкчеләр белде, берни эшләтмәделәр. Ул һаман шунда эшли, колхозчыларга гел шулай начар мөгамәләдә. Минем гөнаһым – кабахәтне үз кулларым белән җитәкче итеп калдырып, кешеләрне хурлануларга, рәнҗетелүләргә дучар иттем. Мин Казанга кайтып киттем дә, колхозчы бит гомере буе шунда яшәргә мәҗбүр. Авыл халкы алдында мин бик гаепле.

 

Ул минем язмышым да, ялгышым да түгел иде. Бер абыну булды ул. Тигез генә барган җирдә ат абына бит. Мин дә шулай булдым. Тәмам арып, иңенә башымны куяр кеше таптым дип уйладым. Ә ул чүпрәк курчак булып чыкты. Иң зур үкенечем – тормышка чыгып, ирем бер кул күтәргәч үк бөтенләйгә кайтып китмәдем. Ир кеше хатын-кызга бер кул күтәреп суга икән, ул ирне ташларга кирәк. Бер күтәрелгән кул беркайчан да төшми.

 

* * *

 

Безнең бабаларыбыз Явыз Иван вакытында чукынмас өчен күчеп киткән типтәр татарлары. Башкорт ягына барып, Котлыяр дигән берәү безнең авыл урыныннан җир алган. Ләкин Иван Грозныйның күчеп килгән татарлар өчен бер указы булган – алар 100 ел саен күчеп йөрергә тиеш булганнар. Җәза формасында. Мин моны әткәй сөйләве буенча беләм. Революция алдыннан безнең авылдан бер урам минем ир дигән кешемнең авылы Шауядыга күченгән. Анда Котлыяр урамы бар. Ничә буын алышынгач, мин дә шул авылга кияүгә чыктым. Мистика түгелмени бу!

 

* * *

 

Аллаһы Тәгаләдән көчле итеп яратылган хатын-кызлар барысы да минем кебек яшиләр. Тормышны үзе тартып бара алмаган, көчсезрәк хатыннарга Ходай Тәгалә аларны гомер буе җитәкләп, ышыклап барырдай ир бирә. Табигатьнең законы шулайдыр. Булган хатын-кызлар бик еш ялгызлыкка дучар. Минем кулымнан килмәгән бер эш тә юк – тегәм дә, чигәм дә, пешерәм дә, машинада да йөрим, чүкеч тә тота беләм. Әмма мине аңлап яшәрлек, үземә тиң ир кеше тапмадым. Юк ул! Ә көчсез ир белән бәйләнү көчле хатын өчен фаҗига. Көчсез ир үзеннән көчлерәк хатынны кагарга-сугарга, рәнҗетергә тотына. Булдыра алмаганын белгәнгә шулай кылана. Җенси яктан җитешсез, надан, мескен ирләр хатыннары белән сугышып яши.

 

* * *

 

Эшләгән чакта филармониягә  иң күп акча алып кайткан Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиевага хөкүмәт чыпчык борыны кадәрле пенсия түли. Шәһәр үзәгеннән шактый читтә ике бүлмәле фатирда яшәп калдым. Элитный фатирлар тимәде инде миңа. Андый фатирларда Хәнәви Шәйдуллин белән Рабига Сибгатуллина җыйган залда өченче җырчы булып җырлап йөргәннәр яши бүген. Ике җыр җырлаган, бер зал халык җыя алмаганнарга мактаулы исем, фатир, медальләр өләшеп яталар. Микрофонсыз җырлый да алмый бит күбесе. Микрофонсыз гынамы, фонограммасыз җырлый алмыйлар. Менә шундый очсыз заманага килеп җиттек.

 

* * *

 

Үз гомеремдә бер нәзер әйттем мин. Әткәй белән әнкәйгә хаҗга барырмын дип вәгъдә бирдем. Вәгъдәм үтәлми тора әле. Шул борчый җанымны.

 

PS. Бу сөйләшүдән соң Хәмдүнә апа тормышында ниләр булдымы? Ул, соңгарак калып булса да, чираттагы юбилеен уздырды. Филармониянең концертлар залы шыгрым тулы иде ул көнне. Дәрәҗәле котлаулар, зур исемле җырчылар, чәчәкләр, бүләкләр... Бар да кешечә булды. Шулай булмый мөмкин дә түгел иде. Хәмдүнә Тимергалиева бит ул!

 

2002 елда чыккан әңгәмәнең исемендә өч өндәү билгесе куйгач, кайберәүләр: «Берсен сорау билгесенә алмаштыр. Алда ни буласын кем белгән», – дип шаярттылар. Юраганнары, шөкер, юш килмәде. Китмәскә дип кайтты Хәмдүнә апа, җырларга дип, Казанында калды.


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Сәхнә
№ 6 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»