|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2019 Фаҗига
Пензада кешеләрнең машина эчендә тереләй кайнар суда пешеп үлүендә гаеплеләр билгелеКүптән түгел Пенза шәһәренең бер урамында асфальт убылып, ике автомобильнең кайнап торган суга төшеп китүенә, нәтиҗәдә ике ир-егетнең һәлак булуында Уфа компаниясе гаепле икәнлеге ачыкланган. Уфаның эспертлык компаниясе Пенза шәһәрендә җылылык магистрален тикшергән һәм ул барлык техник таләпләргә дә җавап бирә дигән нәтиҗә чыгарган.
Кайнар су торбалары тәртиптә икән дип, тиешле оешмалар ремонт эшләрен башкармаган, әлбәттә. Ә шушы торбалар тишелеп, кайнар су асфальтны җимергән һәм ике кеше машиналары белән суга төшеп, җан биргән. Хәзер ачыклануынча, торбаларның калынлыгы 2 миллиметрга гына калган булган! Бу тиешле нормалардан күпкә тайпыла. Әлеге вакытта Уфаның "Кан" компаниясе белгечләренә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе күтәрелгән, дип яза Кызыл таң.
Фото: Rg.ru сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|