поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
27.11.2019 Шоу-бизнес

Татарча җырлаучы әрмән егете Аршак Алтунян кая югалган? Үзе сөйли

Заманында татар җырларыннан гына торган программа белән чыгыш ясаган, әрмән егете Аршак Алтунян үзенең моңнары белән тамашачыларны шаккатырган иде. Аның исеме дә әрмәнчә “чыгып килүче кояш” дигәнне аңлата. Кызганыч, ни өчендер Аршакның җырлары яңгырамый башлады. Без аның белән очрашып, аның сәбәпләрен белештек.

− Аршак, соңгы вакытта тамашачы сине юксына башлады. Кая югалдың син?
 
− Мин Казаннан беркая да китмәдем. Концертлар оештыру белән шөгыльләндем. Әрмән җырчыларын чакырып, Россия буенча турлар оештырдык. Сәхнәдән китеп торуымның сәбәбе шул: моннан биш ел элек туйда җырлаганнан соң тавышым бетте. Минем бит фонограммага җырлаганым булмады. Шуннан соң миңа педагоглар җырламый торырга куштылар. Әзерләгән яңа программамны районнардагы тамашачыга күрсәтергә өлгермәдем, шул килеш калды. Хәзер тавышым акрынлап кире кайта башлады. Сәхнәдән китеп торган арада татар һәм әрмән телләрендә җырлар яздырдым. Тиздән сәхнәгә кире кайтырга җыенам, Алла бирса.
 
− Һәр халыкның үз җырчысы үзенә якын. Әрмән дусларыңның сиңа: “Нигә татарча җырлап йөрисең?” , дигәннәре юкмы?
 
− Юк, киресенчә, әрмән туйларында минем татарча җырлавымны сорыйлар һәм үзләре бии дә башлыйлар. Тел белү − байлык бит ул. Минем татар дусларым да әрмәнчә аңлый. Теләк булса, телләрне өйрәнәсең. Минем максат: милләттәшләремне татар мәдәнияте белән таныштыру, ике халык арасында дуслык булдыру.
 
− Сиңа тәүге тапкыр татар телен өйрәнергә ярдәм иткән төбәк − Биектау районының Дөбъяз авылы. Андагы музыка мәктәбендә беренчеләрдән булып белем алган кеше син. Иң күңелле мизгелләр мәктәп елларында кала. Ул чаклардагы хатирәләрең дә бардыр. Анда кайтырга вакыт табасыңмы?
 
− Әйе, әгәр мин туган яктан Татарстанга күченеп кайтуга, Казанда яшәсәм, татарча өйрәнмәгән булыр идем. Мине Дөбъяз тәрбияләде. Әле дә хәтеремдә, 1нче сыйныфка укырга кергәндә бер сүз дә татарча аңламыйм. Кыш аенда, салкын кәннәрнең берсе иде. Мәктәптә бияләйләремне югалттым. Укытучыбыз Гөлнур Галимулловна янына килдем дә, аңлата алмыйм. Үзем елыйм, үзем кулларымны күрсәтәм. Рәхмәт аңа, ул мине аңлады. Гөлнур апа беркемнән дә аермады. Мәктәптә дә бөтен укытучылар яратты үземне, алар минем сәләтемне күрделәр. Авылда ачылган музыка мәктәбенең беренче укучысы мин булдым. Музыка яратучылар гаиләсендә үскәнгә, бәләкәй чактан ук җырладым. Кечкенәдән конкурсларда катнашып килдем. Хәтта Мәскәүгә кадәр бардым, Дөбъязны таныттым. Авылга әле дә чакырып торалар. Вакытым булганда кайтырга тырышам. Сыйныфташларым белән аралашып яшим.
 
− Син Казан театр училищесында укыган чакта да тәҗрибәле педагоглардан белем алдың. Алар белән аралашып яшисеңме?
 
− Мине танылган җырчылар Клара Хәйретдинова белән Шамил Әхмәтҗанов кебек остазларым укытты. Алар белән элемтәләрне өзмәдем. Кирәк чакта киңәш тә сорыйм. Аларның киңәшләре минем өчен бик кирәк. Шунысын да әйтим, 4нче курста “Татар моңы” конкурсында лауреат булдым.
 
− Бүген татар эстрадасында уңай якка үзгәрешләр сизеләме? Әгәр кулыңнан килсә, нәрсәне үзгәртер идең?
 
− Соңгы вакытта эстрадада күп нәрсә үзгәрде. Хәзерге вакытта күбесе матур клиплар төшерә. Җырчылар күп булгач, көндәшләр дә күп. Әлбәттә, сәхнәдә җырларга лаек булмаганнар да йөри. Алар рус эстрадасында да, башка халыкларныкында да бар . Күбрәк моңлы, матур тавышлылар йөрсен иде сәхнәдә, чөнки татар халкында талантлар күп. Миңа халык җырларын үзгәртеп башкару ошамый. Аларда үткән тарих, тирән мәгънә бар. Классиканы үзгәртергә ярамый. Мөмкинлек бирсәләр, фонограммага җырлауны бөтенләй тыяр идем. Әрмәннәрдә ул яктан кануннар кырыс. Җырчылары фонограммага җырлаганнарын афишага язып куялар. Фонограммага җырлаучыларга мактаулы исемнәр бирмиләр.

− Татар җырчыларыннан үзеңә өлге булырдай җырчылар, дип кемнәрне саныйсың?
 
− Илһам абый Шакировның җырлавын кечкенәдән яратып тыңладым. Кызганычка каршы мин Хәйдәр Бигичевны күрә алмадым. Аны үзем дә, әни дә, ике туган абыем да бик ярата иде. Музыканың теле юк бит. Бүгенге көндә Филүс Каһировны хөрмәт итәм. Кая гына бармасын, һәркайда Татарстанның йөзен күрсәтә.
 
− Бүгенге көндә матур җырларга кытлык. Үзең кайсы композитор җырларына өстенлек бирәсең?
 
− Миңа Реваль Хисмәтуллин дигән талантлы егетнең иҗаты ошый. Ул миңа язганда тавыш мөмкинлекләремне белеп яза. Һәр җырчы үз стилен табып җырларга тиеш. Шул вакытта гына үз тамашачыңны табасың.

− Иҗаттан бераз читкәрәк китеп, синең гаилә хәлең турында да сөйләшик әле.
 
− Үземнең яраткан кешемне табып, моннан ике ел элек никахлаштык. Ул − татар кызы, Гөлназ исемле. Ул оста биюче иде. Без өйләнешкәннән соң, сәхнәне ташлады. Улыбыз Артурга җиде ай. Ул 26 апрельдә, Тукай туган көнне дөньяга килде.
 
− Әти - әниләрегез каршы килмәдеме?
 
− Алар минем бәхетле булуымны теләде. Бер ел эчендә Гөлназ әрмән телен өйрәнде. Әрмән ашларын яратып пешерә.Туганнар аны бик ярата. Үз милләтеңдәге яратмаган кешегә өйләнеп, бер елдан соң аерылышканчы, үзең яраткан кешегә өйләнү хәерле минем өчен. Гаиләдә бер-береңнең туганнарын хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Без бәйрәмнәрдә һәрвакыт бергә җыелабыз.Бу минем өчен зур шатлык.

− Гөлназның әбисе Гөлсирә ханым халык ансамблендә җырлаучы бик оста җырчы да бит әле.
 
− Үзе дә элек минем җырлавымны яратып тыңлаган. Мин аңа Гөлназ кебек “дәү әни” дип эндәшәм. Аның белән бәйрәмнәрдә табында җырлап утырабыз. Тавышы бик моңлы.
 
− Синең сәхнәдә җырлавыңны тамашачы кайчан күрер икән?
 
− Мин аннан-моннан эшләгәнне яратмыйм. Тамашачыга ошарлык, зәвыклы булсын, дип тырышам. Безне остазларыбыз шулай өйрәтте. Җырларымны яздырып бетергәч, кабат тамашачыга тәкъдим итәргә җыенам. Татар халык җырлары, онытылган классик җырлар әзерлим. Минем җырлавымны яратучылар онытмагандыр әле.
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 27.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»