поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
26.11.2019 Шоу-бизнес

Азат һәм Алсу Фазлыевлар әниләрен аякка бастыруга дип җыйган зур бурычларын түләп бетергән

Җырчы Алсу Фазлыева үзенең инстаграмында бизнесменнардан алган бурычларын түләп бетерүләре турында язган. Хәтерләсәгез, алар акчаны Азат Фазлыевның яман шеш белән авырган әнисен дәвалау өчен җыйган иде.

Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Азат Фазлыев әнисенә зур суммада акча кирәклеген хәбәр итүен язган идек. Зөлфирә апага 10 миллион сум кирәк иде. Кем ничек булыша алды, шулай ярдәм кулы суздылар. Җырчылар хәйрия концертларында катнашты. Сәдака бирүчеләр дә, Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалата булышучы кешеләр дә булды. Әмма, кызганычка каршы, март аенда Зөлфирә апа бакыйлыкка күчте. Соңрак Азат халыктан җыелган акчаны авыру балаларга таратты. Ә бурычка алган зур сумманы кире кайтарырга дип өч туганы үзара бүлеште.
 
"Озак еллар әниебез (Азатның әнисе) авырды. Без моның хакта бик сөйләмәдек, ничек кенә авыр һәм борчулы булса да, барын да пәрдә артында калдырырга тырыштык. Әнине үз көчебез белән Израильгә алып барган идек. Анда ул берникадәр дәвалану курсын, тикшеренү үтеп кайтты. Бар булган акчаларны, машинаны сатып, кредитлар алып, ул эшне башкарып чыктык.
 
Ә инде узган елны, көчебез калмагач, якыннарыбызга, коллегаларыбызга, тамашачыларга мөрәҗәгать итәргә булдык. Әнине Төркиядә дәвалау өчен безгә бизнесменнардан зур суммалар алып торырга туры килде.
 
Алган бурычны өчкә - өч туганга бүлдек. Без үзебезгә тиешен түләдек, Аллага шөкер! Бизнесменнардан алган акчаларны кайтарып бетердек. Банкларга тиешбез әле, әмма анысы ваклап түләнгәч, әкеренләп бетәр, борчылмыйбыз... Әни исән калсын, аякка бассын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык. Безнең хәлне аңлап, безгә ышанып, акча биреп торган һәр кешегә зур рәхмәт!
 
Бурыч түләү җиңел эш түгел. Максат булгач, эше да җайланып торды. Дөресен әйтәбез: көн-төн, кайчак хәтта йокламыйча, юлдан кайтып кермичә тырыштык без! Концертлар, бәйрәмнәр оештырдык! Без эшләдек, эшебез нәтиҗәләр бирде, нәтиҗәләр безне "үстерде", ә эш хакы безгә канат куйды.
 
Бурычлары булган һәр кешегә исән-сау, тиз арада аларны түләп бетерүләрен телибез! Чын күңелебездән!" - дип уртаклаша Алсу Фазлыева.

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.11.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»