поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.11.2019 Мәдәният

Филүс Каһиров хатыны белән дуэт җырлаячакмы? Җавапны үзе әйтә

Җырчы Филүс Каһиров кечкенә чактан җырлый. Әмма бик оялчан була. Талантын сизеп, тәрбиячеләр балалар бакчасында ук аны җырлата башлый.

— Кызарып, үземне кая куярга белмичә, идәнгә карап җырлый идем, — дип көлеп искә ала Филүс. Җырчы булырга хыялланган егет 10 елдан артык шушы һөнәрне үзләштерә: Октябрьский музыка училищесында, Казан дәүләт консерваториясендә укый, аннан аспирантура... Хәзер Филүс — үзе укытучы!..
 
— Быел Американы гөрләтеп кайттыгыз. Башка илләргә тагын шундый тур оештыру күздә тотылмыймы?
— Аллага шөкер, Американы әйбәт кенә урап кайттык. Дөрес, физик яктан җиңел түгел. Акклиматизация, сәгать аермасы, һава торышы да бүтән... Иҗатыбызны андагы милләттәшләргә күрсәтергә, дигән көчле теләк бөтенесен дә җиңеп чыгарга ярдәм итте. Киләсе елга Европа илләренә барырга ниятлибез, Алла боерса. Ел саен шундый бер иҗадый сәфәр оештырырга, дигән теләк белән яшибез...
 
— Эльмира белән ничек танышкан идегез?
— Хатыным Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән. Әти-әнисе чыгышлары белән Ярмәкәй районының Иске Турай авылыннан. Туйга хәтле 9 ел очрашып йөрдек. 2013 елда өйләнештек. Бергә яшәвебезгә җиденче ел китте...

— Концертларда гел бергә йөрисез. Оештыру эшләрен Эльмира алып барамы?
— Төркемнең директоры да, режиссеры, продюсерым да... — хатыным! Бөтен эшне икәү башкарабыз. Программаны төзегәндә, җырлар сайлаганда да бергә, репетицияләр дә аннан башка узмый... Хатыныма зур рәхмәт! Иҗадый яктан да ул — иң ышанычлы терәгем.
 
— Бергә җырлаган видеоларыгызны күргәләдек. Сәхнәгә дуэт булып чыгарга теләмисезме?
— Юк. Аны кызык өчен генә яздырдык. Әйткәнемчә, Эльмира концерт оештыру эшләренә чумган. Сәхнәгә чыгып җырлау турында уйлаганы юк.
 
— Улларыгызның нинди талантлары бар? Әтиләренең микрофонына үреләләрме?
— Олы улыбыз Айдарга — 5, кечкенәсе Рөстәмгә 2 яшь. Чыгыш ясаганымны күргәч, микрофонга сузылалар. Шуңа уенчык микрофон алып бирдек. Җырлап йөргән булалар инде. Әлегә бу яктан талантлары бар, дип әйтергә иртәрәктер. Әмма күңелләре тарта, күренеп тора. Концерт куйганда сәхнәгә чыгасылары килә. Үсә төшкәч, нинди юнәлеш сайларга икәнен үзләре хәл итәр. Мәҗбүриләргә ярамый. Безнең бурыч — аларга терәк булу, булышу.
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 25.11.2019
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»