поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
20.11.2019 Җәмгыять

Бушлай конфет тараталар: зинһар, ашый күрмәгез!

«Казанның Бондаренко урамы, 8нче йорт подъездыннан хатын конфетлар беркетелгән кәгазьне алып атты. Мондый «белдерүләр»не йортларга еш элә башладылар, сак булыгыз!» – диелгән хәбәр социаль челтәрләрдә яшен тизлегедәй таралды.

Бу конфетларны наркотик матдә дип шикләнәләр. Әти-әниләр борчуда. Мәктәпләрдә бу темага аңлату эшләре алып барыла. Чираттагы имеш-мимеш, спам хәбәр булыр­га да охшамаган. Чөнки Казанның 40нчы гимназиясе директоры Людмила Яковлева социаль челтәрдә әти-әниләргә мөрәҗәгать белән чыкты: «Гимназиядә кайбер укучыларның үз-үзләрен тотышлары үзгәрде. Балалар укшыйлар, тән тиресе агару, хәлсезлек күзәтелә. Тикшерү күрсәткәнчә, бу ашханәдәге туклану белән бәйле түгел», – дип язды ул.

Балалар наркотик матдә – снюс кулланган дигән шик бар. Директорга 5-6 нчы сыйныф укучыларының әниләре дә мөрәҗәгать иткән. Алар балаларын конфет, порошок формасында сатыла торган наркотиклардан саклауны үтенгән. Директор исә үз чиратында, тиешле чаралар күрүне сорап, полиция хезмәткәрләренә хат юллаган.

Баксаң, бу конфетлар 40нчы гимназиядә генә түгел, Казанның башка мәктәпләрендә дә таралган икән. Бишенче сыйныфта укучы кызлар, малайлар арасында да аны кулланып караучылар булган. Җиләк-җимеш тәме килгән наркотик-конфетларны кайбер әти-әниләрнең балаларында күргәне дә бар.

Наркологлар әйтүенчә, ата-аналарның хафалануы нигезсез түгел. Беренче карашка зыяны юк кебек тоелса да, әлеге снюсларда никотин бик күп. Ул хәтта олы кеше өчен дә куркыныч. Балаларда мондый төр наркотикка бәйлелек тиз барлыкка килә. Иң аянычы – бу матдәләрне сату канун тарафыннан тыелмаган. Җитештерүчеләр аны сагыз, конфет дип яшерен исем астында сату юлын да таба. Хәзер хокук саклау­чылар, 40нчы гимназия директорының мөрәҗәгате нигезендә, бу мәсьәләне тикшерә. Наркологлар исә
әти-әниләргә балаларына карата игътибарлырак булырга киңәш итә.

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 20.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»