|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2019 Фаҗига
Тикшерүчеләр Казанда "Боинг" самолеты һәлакәте сәбәбен аңлаттыТикшерү комитеты Казанда «Боинг»ның һәлакәте турындагы эшне тикшерүнең тәмамлануы хакында хәбәр итте. 2013 елда булган фаҗиганең сәбәбе дип судно командиры һәм икенче пилот гамәлләрендә булган хатаны атыйлар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, очкыч белән судно командиры Рөстәм Салихов һәм икенче пилот Виктор Гуцул идарә иткән. Тикшерүчеләр Салиховның тиешле күнекмәләре булмаган, ә командир сыйфатында очышларга ялган документлар белән кертелгән, дигән нәтиҗәгә килгән. Документларның чынлыгын тикшерүне Росавиациянең Татарстан һава транспорты төбәкара территориаль идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаров – әле 2009 елда ук оештырырга тиеш була. Әмма ваемсызлыгы аркасында ул моны эшләмәгән. Нәтиҗәдә, Салиховның документы ялган булуы вакытында ачыкланмаган. Искә төшерәбез: фаҗига 2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында булды. “Мәскәү-Казан” маршруты буенча U9-363 рейсын башкаручы Boeing 737-500 авиалайнеры Казан аэропортына төшеп утырганда һәлакәткә юлыкты. Самолетта булган барлык кешеләрнең дә (44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) гомере өзелде. Фото: cоцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|