|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2019 Сәясәт
Пенсионер әби Медведев алдында тезләнгән (ВИДЕО)Бу хәл Алтай краенда Санниково авылында булган. Пенсионер РФ премьер-министры Дмитрий Медведев каршында тезләнеп, ил Хөкүмәте Рәисеннән кайнар су проблемасын хәл итүне сораган. Әлеге очрак видеога эләккән. Язмада пенсионер ханымның тезләнүе һәм Медведевка мөрәҗәгать итүе күренеп тора. Ләкин хатын-кызны тиз генә күтәрәләр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул яши торган 140 фатирлы йортта 2016 елдан бирле кайнар су юк, ә янәшәдә генә яңа газ котельные тора икән.. Хатын шулай ук губернаторга кабул итүгә эләгә алмавына зарлана. Медведев киңәшмәдән соң Алтай крае губернаторы Виктор Томенко аның янына шәхсән киләчәк, дип вәгъдә итә.
Иң кызыгы, бу хәлгә берничә минут кала хакимият башлыгы Владимир Малофеев премьерга Санниково авылында бернинди проблемалар да юк, дип белдерә.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|