|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты "Казан ханбикәләре" трилогиясенең яңа китабы белән танышырга чакыраТатарстан китап нәшрияты укучыларын кыска эш атнасын истә калырлык итеп тәмамларга өнди. Бу җомгада сезне "Казан ханбикәләре" трилогиясенең авторы - Казан язучысы Ольга Иванова белән очрашу көтә. Трилогиянең яңа, икенче китабы Нурсолтан кызы ханбикә Гәүһәршадка багышлана. Ольга Иванованың чираттагы тарихи романы беренче юлларыннан ук үзенә тартып ала.
⠀
Роман, Казан тарихы, Казан ханбикәләренең гадәти булмаган язмышы турында тулырак белергә ярдәм итәчәк. Язучының үз автографын да алырга мөмкинлек булачак.
Китап сөючеләрне бу җомга - 8 ноябрь көнне Казанның Аксенов музей-йортында көтеп калалар, чара 17.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле!
Фото: ТКИ
--- |
Иң күп укылган
|