|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.11.2019 Мәгариф
Казанда мәктәптә артта калучыларсыз укыту технологиясе турында фикер алыштыларКазан (Идел буе) федераль университетында математика һәм механика Институты базасында «Мәктәптә һәм вузда математик белем бирү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» (MATHEDU-2019) IX Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады. Утырышта цифрлы мәгълүмати технологияләр чорында мәгариф үсешенең стратегик юнәлешләренә, математик талантларны эзләү системасына, шулай ук укытучыларга өзлексез белем бирү процессына кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды. Педагогик уңыш системасы буларак, укучыларны "икеле"ләрсез укыту проблемасы конференциядә катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.
«Мәктәптә математиканы һәм информатиканы укытуның заманча технологияләре» секциясенең эше кысаларында Чаллы шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе математика укытучысы Анжела Ринат кызы Хәсәншина артта калган укучылар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Артта калган укучылар белән эшләү авыр, әмма кызыклы һәм нәтиҗәле...», – дип башлады сүзен Анжела Ринатовна. Һичшиксез, укытучыдан мондый эшкә аерым әзерлек, һәр укучы уңышлы булсын өчен, уку процессын оештыруга якын килүне үзгәртергә әзер булу таләп ителә.
«Икеле»ләрдән һәм артта калучы укучылардан башка укыту проблемасын хәл итүне заманча мәктәп конкрет дисциплиналар буенча укучыларның шәхси белем бирү маршрутларын проектлаштыру мөмкинлеге бирә. Шәхси белем бирү маршрутларын проектлау педагог һәм мәктәп психологының фәннәр буенча укучыларның артта калу сәбәпләрен ачыклау буенча уртак катлаулы эше белән үрелеп бара.
Анжела Хәсәншина үзенең докладында математика укыту процессында төп проблемалар: укучыларны фәнне өйрәнүгә аз мотивацияләү; танып белү кызыксынуының түбән булуы; балаларның психологик үзенчәлекләре проблемалары булуына басым ясады. Чаллы шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә математикадан артта калган укучылар өчен индивидуаль белем бирү маршрутлары гамәлгә ашырыла.
Математика укыту процессы, артта калучы һәр укучының математик фикерләү подструктуралары үзенчәлекләрен исәпкә алып, индивидуаль оештырыла.
Математика укыту процессы шулай ук балалар темпераментының индивидуаль төрләреннән чыгып төзелә.
"Инде хәзер үк математика буенча шәхси белем бирү маршрутлары буенча укучыларның өлгереше яхшырды дип әйтергә була. Бу – математика буенча мөстәкыйль, контроль эшләр, сыйныфта фронталь эшләр, шулай ук перманент үткәрелгән психологик диагностика нәтиҗәләреннән килеп чыга", - дип билгеләп үтте фикер алышу ахырында Анжела Ринатовна.
Укучыларның фәннәр буенча шәхси белем бирү маршрутларын оештыру һәм тормышка ашыру мәктәп укытучысыннан титаник хезмәт, педагогик фикернең барлык яңалыкларын һәм казанышларын белүне таләп итә. Тик мондый махсус оештырылган эш гарантияле уңай нәтиҗә бирә, аерым алганда, укучыларның белем сыйфаты планкасы күтәрелә, нәтиҗәдә, «икеле капчыкларысыз» укуга китерә!
Мәгълүмат чыганагы: Ольга Разумова
--- |
Иң күп укылган
|