поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
08.06.2010 Сәясәт

ЧӘЙ БЕЛӘН ЯНГЫН СҮНДЕРҮ

Моннан берничә көн элек Әтнә районына командировкага бардык. Инде эшләребезне бетереп, Казанга кайтып җиттек дигәндә, Чыпчык белән Биектау арасында туктарга мәҗбүр булдык.

Дөресрәге, бер “КамАЗ” машинасыннан чыккан төтенне күреп, берничә метр узып киткәннән соң кире борылдык. Без туктаган вакытта шофер юл кырыеннан балчык алып, бензин багы өстенә ыргыта, ялкын телләрен капларга газаплана иде. Янында ник бер ярдәм итүче булсын. Үрмәләргә маташучы ялкын телләрен күреп, без, өч хатын-кыз, тәмам курыктык. Бензин багына ут кабып, кинода күрсәтелгәнчә, машина шартламасмы икән, дигән уй мизгел эчендә башыбыздан узды. Нишләргә белми, утырган машинадан төштек. Читкәрәк китеп бастык. Йөртүчебез Илфат инде бу вакытта, багажниктан ут сүндергечне алып, ялкын өстенә сиптерергә өлгергән иде. Әмма ялкын гына бирешергә теләмәде... Машиналар ике яктан да тыз-быз уза. Туктаучы гына юк. Егетләргә булышырга теләп, без кул күтәрергә, ярдәм сорарга керештек. Ышанасызмы-юкмы, трассадагы машина ташкыны арасыннан берникадәр вакыттан соң бары тик берәү тормозына басты.

 

Туктаткан абзыебыз 3 литрлы банка белән нидер алып килеп сипте дә, безгә кушылып, башка машиналарны туктатыр өчен кул изәргә кереште. Икенче, өченче машина туктады... Күмәк көчкә ялкын түзмәде, биреште. Егетләр тырышлыгы белән машина янмый калды.

 

– 90 нчы елларда, мин йөк машинасында эшли башлаган чорда, тәгәрмәчең тишелеп, юлда туктасаң да, яныңа килеп туктыйлар, ярдәм кулы сузалар иде. Кул күтәреп, булышуларын сорыйсы юк иде. Хәзер нәрсә, машинага ут кабарга тора, алга караганнар, чабалар гына, күрмиләр дә. Кеше бозылды, – диде Илфат, кабат руль артына утыргач.

 

Шушы хәлдән соң тиз генә тынычлана алмадым. Нәрсә бу? Ваемсызлыкмы, дөнья артыннан куумы? Акча артыннан чабып, янәшәдәге ярдәм кирәк кешене күрмәүне ничек аңларга? Дөнья малы бер көнлек икәнен бик тиз онытабыз шул. Беребез дә гомерлек түгел, кеше дә, җыйган мал да. Зур фаҗига булмыйча, мондый “вак-төяк” хәлләргә игътибар итми башладык шул.

 

...3 литрлы банкада ни булганын соңыннан белдек. Юлда эчәргә дип алган чәйләре булган икән. “Сез нидер әйткәч, ирем чәйне алып чапты. Мин аны сезгә эчертә, кызлар бик сусаганнар бугай, дип уйлаган идем, – диде хатыны. – Рәхмәт инде, күреп туктагансыз. Без менә игътибар да итми үтеп китеп барабыз. Ирем чыгып киткәч, артыма борылып караганнан соң гына, машинадан чыккан төтенне күрдем”, – диде ханым, читенсенеп.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 118 | 08.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»