|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2019 Фаҗига
Татарстанда фаҗига: Елап беткән хатын-кыз баланың батуын хәбәр итәМЧС Татарстанда булган фаҗига нечкәлекләрен ачыклый. Гадәттән тыш хәл кичә Чаллы шәһәрендә булган. Анда кечкенә баланың гомере өзелгән. МЧСка бу хәбәрне фаҗиганең шаһиты булган кеше хәбәр итә - елап беткән хатын-кыз баланың батуын әйтә.
Урынга ашыгыч рәвештә оператив төркем, ГИМС инспекторлары, полиция һәм медиклар чыга.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, 6 яшьлек малай бу көне әбисе һәм бабасы белән "Утыз Имән" мәчете территориясендә йөргән. Күпмедер вакыттан соң малай күздән югала. Соңрак күл яныннан узып баручы ярдагы эзләрне, судагы киемнәрне күреп ала һәм ярдан бер метр ераклыкта суда яткан бала гәүдәсен чыгара.
Малай ярда уйнаганда абынып китеп суга егылгандыр дип фаразлана. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.
Искәртеп узабыз, бу атнада коткаручылар һәм ГИМС инспекторлары, суыту һәм каникуллар башлану белән бәйле рәвештә, республика халкына балаларны су янында караучысыз калдырмау, беренче боздагы теләсә нинди уеннарга һәм хәтта сулыклар ярындагы уеннарга юл куймау үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән иде.
--- |
Иң күп укылган
|