поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.11.2019 Мәдәният

Илсөяр Якупова: “Сәхнәдән китсәм дә, хыялымны кызым тормышка ашыра”

Заманында эстрадага балкып килеп кергән Илсөяр Якупова тиз арада тамашачы мәхәббәтен яулап та өлгергән иде. Ул чакта Пермьдә музыка училищесын тәмамлаган кызны башкалабызга нинди җилләр ташлаган соң?

Бервакыт Илсөяр Казанда үткән “Барда көннәре”ендә катнаша. Г.Камал исемендәге сәхнәдә чыгыш ясаганда, аны кабат-кабат чакырып җырлаталар. Шунда Г.Тукай исемендәге филармониянең сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов аны күреп ала да, үзләренә эшкә чакыра. Илсөяр шатланып риза була. Анда эшләгән елларын бүген дә сагынып искә ала ул. Илһам Шакиров, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов кебек җырчылар белән бергә эшләгән чакларны онытып буламы соң?!
 
1989 нчы елда “Татар җыры” конкурсында лауреат исемен яулый.
 
Язмыш Илсөярне якташы Әүхәт Йосыпов белән очраштыра. Шулай итеп Казаннан кире китәргә мәҗбүр була. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре булган кызлары Чулпан белән Энҗе дөньяга аваз сала.
 
− Илсөяр ханым, кайберәүләр үзләренең яшьлектәге хыялларын тормышка ашырмаганга үкенеп яши. Филармония эшләү дә күпләргә тәтеми. Казаннан киткәнегезгә үкенгән чакларыгыз булдымы?
 
− Минем өчен беренче урында гаилә иде. Казаннан китсәм дә, барыбер сәхнәдән аерылмадым. Концертларда еш чыгыш ясарга туры килде. Һәрвакыт мәҗлесләргә чакырып тордылар. Ирем дә сәнгатькә гашыйк кеше. Оста итеп баянда уйный. Хезмәт юлын мәдәният йорты директоры булып башлаган. Колхоз рәисе булып эшләгәндә дә артистларны бәйрәмнәргә чакырып концертлар куйдырта иде. Минем сәхнәдән китүем үкенечле булмады, чөнки үземнең хыялларымны Чулпан тормышка ашырды.

− Илсөяр ханым, кайберәүләр баланың сәләтен кечкенәдән күрсәләр дә, аңа әлләни игътибар бирмиләр. Сез кызыгыз Чулпан Йосыпованың сәләтен кайчан сизә башладыгыз?
 
− Чулпанның сәләте 2-3 яшьләрендә сизелә иде инде. Бервакыт авыл Сабан туенда “Ятим бала” дигән җырны җырлап торам. Ул чагында Чулпанга 3 яшь иде. Шунда сәхнәгә йөгереп чыкты да минем кулымнан микрофонны алып, кушылып җырлый башлады. Кечкенәдән сәхнәне бик яратты ул. Без аны дүрт яшеннән Казан, Мәскәү, Түбән Новгород кебек шәһәрләргә конкурсларга йөртә идек. 2011нче елда Казанга күченеп килдек.
 
− Яһүдләр балаларын:”Син иң акыллы, иң тәртипле бала”, дип тәрбиялиләр. Сез Чулпанны еш мактап, үсендереп тордыгызмы?
 
− Әлбәттә, кирәк чакта мактап тормасаң, киреләнгән чаклары да була торган иде. Биш яшендә үзен Казанга конкурска алып килдек. Репетициягә жюри рәисе килеп җитмәгән иде. Соңарып кына килде дә:” Чулпанны тагын тыңлап карыйк әле”,−ди. Җырламыйча киреләнә генә бит, һич күндереп булмый. Бөтенесе ялына башлады. “Юк, җырламыйм, вакытында килсен иде”,−дип кырт кисте дә куйды. Шунда мактый торгач, кабат җырлады тагын үзе. Шулай да бервакыт 4 яшендә (шулай ук Казанда) күндерә алмый аптыраган идек. Сәхнәгә чыгар вакыты җиткәндә генә: “Миңа сумка алып бирмәсәгез, җырламыйм”,− ди башлады бу. Нихәл итәсең, әтисе сумка алырга кибеткә чыгып китте. Без аның һәр уңышын мактап, сөендереп тордык. Ул кечкенәдән беренче булырга тырышты. Мәктәптә укый башлагач, олимпиадаларда катнашып, беренче урыннарны алып кайта иде. Музыка мәктәбендә баян классында белем алды. Үзе тальянда уйнап, “Саратский яшел гармун” ны бик оста сөйли торган иде. Мәктәптә 10нчы һәм 11нче сыйныфларны бер ел эчендә алтын медальгә тәмамлады.

− Сез аның башка һөнәр сайлавын күз алдына китердегезме?
 
− Юк, ул җырсыз яши алмый иде. Казан федераль университетының музыка факультетын тәмамлаганда, башка уку йортында да укып, юридик белем дә алды. Тормышта анысы да кирәкле һөнәр.
 
− Максатка ирешү өчен балага ихтыяр көче, үҗәтлек тә кирәк бит әле. Бу сыйфатлары гаиләдә тәрбияләнгәндер.
 
− Кечкенәдән үк балалар алдына без аерым бурычлар, максатлар куйдык. Башта аларны ата-ана куйса, аннары бала үзе тырыша башлый. Җаваплылык хисе барлыкка килә.
 
− Үзегезнең гаилә традицияләрегез...
 
− Без бәйрәмнәрне һәрвакыт бергә үткәрәбез. Кызларның икесе дә безгә үзенчәлекле бүләкләр ясарга тырыша. Әллә ниләр уйлап табалар.
 
− Киңэшле эш таркалмас, −диләр. Сезнең киңәшләргә колак саламы Чулпан?
 
− Тыңлавын тыңлый, тик кияүгә чыкканда гына безнең киңәшне тотмады. Без аңа каршы булдык. Соңыннан барыбер бергә яши алмадылар. Бүген оныгыбыз Солтанны бергә үстерәбез.

− Кызыгыз Энҗенең дә талантлы икәнен беләбез. Театр училищесында артист һөнәрен алып чыкты. Ниләр белән шөгыльләнергә уйлый.
 
− Укырга кергәнче үк, аның теләге диктор булу иде, тик соңгы вакытта операция кичерде әле.
 
− Әле шушы көннәрдә шаулап-гөрләп Чулпанның концерты узды. 25 яшьлек туган көненә аның сәхнәдәш дуслары да килгән иде. Тамашачы концертны яратып кабул итте. Сез аңа репертуар сайлауда ярдәм итәсезме?
 
− Бу − Чулпанның Казанда сигезенче концерты. Ул ел саен репертуарын яңартып тора, эзләнә. Җыр сайлаганда үзем дә киңәшләр бирәм. Чит төбәкләрдә
 
Мәдәният министрлыгы оештырган чараларда еш катнаша. Киләчәктә дә җыр-моңнан аерылмасын.
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.11.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»