|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2019 Җәмгыять
Милли Музейда «Сәнгать төне» узачакТатарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Сәнгать төне-2019» Бөтенроссия акциясенә чакыралар. Ул 3 ноябрь 12.00 дән 24.00 гә кадәр узачак. Программада:
12.00 – «Бөтен дөнья театр» – иҗади программа. «Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры»
13.00 – «Күңел моңы» – «Балалар сәнгать мәктәбе» концерт программасы
14.00 – «ФизКульт сәлам!» – «Спартак – Татарстан» физкультура-спорт җәмгыятеннән программа»
15.00 – «Тормыш рәсемнәре» – Казан блогерлары белән очрашу
16.00 – «Чиксез биюләр» – «Эсмира» Көнчыгыш бию студиясе концерты һәм студия җитәкчесе мастер-классы
16.30 – «40 нчы еллар макияжы» – мастер-класс
17.00 – «Мин – рәссам. Хәзер һәм биредә» – Миля Нуруллина мастер-классы
18.00 – «Спектрны киңәйтү» – заманча академик музыка ансамбле концерты
21.00 – «Этикет мәктәбе» – үз үзеңе дөрес тоту буенча мастер-класс
22.00 – «Музей кинотеатры» – «Кино вакыты» дирекциясе ярдәме белән кино күрсәтү
Махсус кунак: «La Primavera» Казан камера оркестры
Көн дәвамында:
«Осталар шәһәре» иҗади остаханәсе һәм халык сәнгать һөнәрчелеге осталары эшләнмәләре ярминкәсе, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар өчен уен мәйданчыгы, сувенир кибете.
Рәхим итегез!
Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: 420111, Казан ш., Кремль ур., 2 Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84
--- |
Иң күп укылган
|