поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.11.2019 Мәдәният

«Марсель Салимҗанов театры» күргәзмәсен ачу тантанасы

2019 елның 1 ноябрендә 15.00 сәгатьтә А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) «Марсель Салимҗанов театры» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Проект татар сәхнәсенең иң зур осталарының берсе, милли театр тарихының яңа этабына (“режиссер театры”) нигез салучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, “Алтын битлек” иясе Марсель Хәким улы Сәлимҗановның 85 еллыгына багышлана.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее, Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры хезмәттәшлеге кысаларында, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘСИ катнашында Россия Театр елында оештырыла.
 
Күргәзмәдә беренче тапкыр киләчәк буыннар өчен М.Х. Сәлимҗанов гаиләсендә сакланган уникаль материаллар урын алачак. Фотосурәтләр, декорация эскизлары, документлар, афишалар, спектакльләргә костюмнар (1960 нчы еллар башыннан алып 2002 елларга кадәр), шулай ук останың мемориаль әйберләре — аның гомер юлының һәм иҗатының иң якты мизгелләрен ретроспектив яктыртачаклар.
 
Марсель Хәким улын, 1966 елда, театр тамашачысын югалткан, репертуары нигездә “стилистикасын МХАТ мәктәбе принципларында тәрбияләнгән режиссерлар салган совет эпохасының “югары стиль”енә нигезләнгән” көндәлек спектакльләр генә тәшкил иткән катлаулы чорда театрның баш режиссеры итеп билгелиләр. Яшь постановщик үзенең иҗат юлын репетруарны һәм сценографияне яңартудан башлый. Килү белән сәнгатьле аңлату чаралары байый, сәхнә мәдәниятының зур үсеше күзәтелә. Аның беренче спектакльләрендәге “театрда театр” эзләүләре акрынлап ачык күренгән уен элементлары, визуальлек, тамашасы һәм экспрессивлыгы булган Сәлимҗанов стиленә әверелә. Ул әсәрне аңлатуда барлык компонентларны (рәссам, драматург, актер) бердәм режиссер күзаллавына буйсындырып спектакльләр куюуның иске алымнарын тамырдан үзгәртә.
 
Күргәзмә 2019 елның 24 ноябренә кадәр эшләячәк. Күргәзмәгә керү музей билетлары буенча, 1.11.2019 елда 15.00 сәгатьтә узачак ачылу тантанасына керү ирекле.

---
Камал театры
№ --- | 01.11.2019
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»