|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2019 Хәвеф-хәтәр
2 яшьлек бала, әнисен якларга тырышып, чак харап булмаганЕкатеринбургта яшәүче 2 яшьлек малай, әнисен яклап, дәваханәгә эләккән. Әнисен җәберләүче ирнең аягын бөтен көченә тешләгән сабыйны гаилә башлыгы таш идәнгә алып ташлаган. Малайның әнисен алар белән бергә яшәгән ир еш кына кыйнаган булган. Күптән түгел ир, янә исерек килеш өйгә кайтып, хатынга йодрыклар белән кечкенә малайның күз алдында ташланган. Моны аңлаган сабый ирнең аягын бик каты итеп тешни. Ир аягын селтәп җибәрә һәм бала таш идәнгә башы белән барып төшә.
Иргә карата җинаять эше кузгатылган, дип яза Кызыл таң.
Фото: Лента.ру
--- |
Иң күп укылган
|