поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.11.2019 Мәдәният

Туймазы татар дәүләт драма театры казанлыларга бүләк әзерли (АФИША)

Туймазы татар дәүләт драма театры Башкортстан АССР-ы Министрлар Советының 78-нче карары белән 1990 елда, илебезнең үзгәртеп-кору, Башкортстаныбызның бәйсезлек алган чорында, төрле милләтләргә, милли үзенчәлекләргә, туган телгә, мәдәнияткә аерым игътибар бүленгән мәлдә ачылды.

Оешып кына килгән вакытлардан башлап, театр дип янган, сәнгатне чын мәгьнәсендә сөйгән иҗатчыларның игътибарын тартып, аларны үз канаты астына туплый килгәнгә, театр инде күп еллар дәвамында тамашачының өметен аклап, мәхәббәтен яулап яши.

 
Бүгенге көндә сәнгать учагыбызның 30 елга якын тарихы бар, сәхнәләштергән әсәрләр дә репертуарыбызда 120дән артып бара. Артистлар спектакль арты спектакль осталыгын чарлый, коллектив төрле чорда иҗат ителгән, сәхнәләштерү өчен олы осталык сораган катлаулы пьесаларга елдан-ел кыюрак алына. Т.Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу», М.Фәйзинең “Асылъяр», Ф.Яруллинның “Язмышларны язып булмый яңадан”, З.Хәкимнең “Китәм инде, китәм”, «Легионер”, М.Кәримнең “Ай тотылган төндә”, «Ташлама утны, Прометей!”, Н.Хикмәтнең “Онытылган адәм”, У.Шекспирның “Гамлет”, “Тискәрегә—авызлык”, Ф.Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт” һәм башка бик күп спектакльләр халыкара һәм илкүләм үткән фестивальләрдә театр белгечләренең һәм күпсанлы тамашачыларның хөрмәтен казанды.
 
Театрыбызның тәүге директоры һәм баш режиссеры—Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Сәхибгәрәй улы Гәрәев. Туймазы театрының тернәкләнеп, эшләп китүе өчен талантлы шәхес 14 ел хезмәт салды. Арытабан озак еллар баш режиссер булып эшләү дәверендә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Надим улы Ибраһимов искиткеч югары кимәлдә куелган сәхнә әсәрләре белән репертуарыбызны баетты.
 
Бүгенге көндә театрның баш режиссеры – Ильнур Биктимер улы Муллабаев. 2005 елдан башлап озак еллар дәвамында театр иҗатын әйдәп барган талантлы актер, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Фәрид Улы Габидуллин директор вазыйфасында.
 
Артистлар төркемен нибары 20 иҗатчы тәшкил итә. Аларның яртысыннан күберәге югары хөкүмәт бәһалары яулады. Бер генә театрны да гастрольләрсез күз алдына китереп булмый, Туймазы иҗатчылары да илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән, аларны танып, ихлас уенын сагынып көтеп алган үз тамашачысы янына ашкына. Күрше республикабыз башкаласында гастрольләр оештыру күркәм традициягә әверелде.
 
Быел, 5, 6, 7 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре үтәчәк. Казан тамашачысы белән очрашуны артистларыбыз быел да зур дулкынлану белән көтә.
 
5 ноябрьдә театр сөючеләрне “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең “Кече шәһәрләрдәге театрлар” проекты нигезендә Х.Ибраһимов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Җизнәкәй” музыкаль комедиясенә чакырабыз.
 
Спектакльнең режиссеры -Илнур Муллабаев

Рәссамы—Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов

Композиторы --Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин

Биюләр куючы—Башкортстанның атказанган артисткасы Чулпан Аскарова Ачлы-туклы ярлы тормыштан тәмам туйган Гыйззәт атлы яшь егет, бераз акча эшләп, тормышны бөтәйтеп булмасмы, дип шәһәргә эш эзләп килә. Уңган егет эш табып кына калмый, аның алдында кызыктыргыч мөмкинлек ачыла—бай кызына өйләнү! Өзелеп сөйгән ярына хыянәт итеп, кабул итәрме егет кулга үзе килеп керергә торган җиңел бәхетне? Ни кадерлерәк: саф мәхәббәтме, әллә байлыкмы? Бу сорауларга җавапны тамашачы спектакль карагач таба.

6 ноябрьдә театр сөючеләрне “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең “Кече шәһәрләрдәге театрлар” проекты нигезендә Т.Миңнуллинның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясенә чакырабыз.
 
Спектакльнең Режиссеры- Азат Җиһаншин, Башкортстанның атказанган артисты, Шәехзада Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты.

Рәссамы—Юлия Гыйләҗева

Композиторы— Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов.

Әлдермеш авылында үзенең күтәренке күңеле, нык рухы белән авылдашларын шак катырып Әлмәндәр атлы карт яши. Шулай, матур эшләре белән дөньяны ямьләп көн итә торгач, карт туксан берен дә тутыра. Көннәрдән бер көнне, Әлмәндәрне алып китү нияте белән Әҗәл килә. Шаян бабай бу очракта да югалып калмый, төрле хәйләләү юллары белән озак вакыт Әҗәлне алдап йөртә.

Драматург Т. Миңнуллин әлеге әсәрендә яшәү һәм үлемнең кискен көрәшен, фани дөньяда яшәүнең мәңгелек фәлсәфәсен чишәргә алына. Әлмәндәр– халыкның җан җылысын, шаянлыгын-наянлыгын, уен-көлкегә хиреслеген, мәхәббәтен, намусын, горурлыгын һәм башка бик күп уңай сыйфатларын үзенә туплаган вәкиле.
 
7 ноябрьдә тамашачыларны күренекле башкорт драматургы Ә.Атнабаевның “Игезәкләр” комедиясенә көтәбез.
 
Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйды.

Рәссамы - Рөстәм Бөймөхәммәтов, композиторы - Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин.

Вакыйга узган гасырның 70 нче елларын үз эченә ала. Әсәрдә колхоз тормышы, савынчылар белән булган кызыклы хәлләр күрсәтелә. Комедиянең исеменнән үк күренүенчә, вакыйга үзәгендә игезәкләр. Тышкы кыяфәтләре белән бер-беренә ике тамчы су кебек охшашкан, капма-каршы холыклы кызлар, колхозга журналистлар килгәч нинди генә маҗараларга тарып бетми. Кызлар булышлыгы белән хәтта данлыклы колхозның бик зур серләре дә ачыла. Әсәр геройларының барчасы шат, шаян, якты күңелле, мәхәббәттән ташкан кайнар йөрәкле. Спектакль күтәренке рухтагы дәртле җырлар белән бизәлгән.
 
Елдан-ел театрның гастрольләр картасы да зурая, киңәя. Коллектив үзенең спектакльләрен Республикабызның барча районнарында, шәһәрләрендә генә күрсәтеп калмыйча, күрше Татарстанда, Оренбург, Самара, Ульянов, Пермь, Чиләбе өлкәләрендә, башкалабыз—Мәсәкәүдә һәм Екатеринбург шәһәрендә, Казахстанда, хәтта Төркиянең башкаласы Анкарада чыгышлар оештырды.
 
Артистлар спектакль арты спектакль осталыгын чарлый, коллектив төрле чорда иҗат ителгән, сәхнәләштерү өчен олы осталык сораган катлаулы драма әсәрләренә елдан-ел кыюрак алына. Т.Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу», М.Фәйзинең “Асылъяр», Ф.Яруллинның “Язмышларны язып булмый яңадан”, З.Хәкимнең “Китәм инде, китәм”, М.Кәримнең “Ай тотылган төндә”, У.Шекспирның “Гамлет”, “Тискәрегә—авызлык”, Ф.Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт” һәм башка бик күп спектакльләр халыкара һәм илкүләм үткән фестивальләрдә театр белгечләренең һәм күпсанлы тамашачыларның хөрмәтен казанды. Бер генә театрны да гастрольләрсез күз алдына китереп булмый, Туймазы иҗатчылары да илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән, аларны танып, ихлас уенын сагынып көтеп алган үз тамашачысы янына ашкына. Үзәкләребезгә үткән проблемаларны ачып салып, челтерәп торган моңлы телебезне яңгыратып артистларыбыз спектакль уйнаганда милләттәшләребез сәхнәдәге тормыш белән бер дулкынга кереп, халкыбызның рухын, йөрәк тибешен тоеп җанына сихәт ала. Ерак җирләрдә спектакль уйнау, яңа тамашачылар табу, алар алдында сынау тоту иҗатчыларның осталыгын, тәҗрибәсен арттыру чарасы да булып тора.
 

---
Кариев театры
№ --- | 01.11.2019
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»