|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2019 Фаҗига
Түбән Кама драма театры янында булган фаҗига нечкәлекләре билгелеТүбән Камада драма театры янында казылган чокырга өлкән яшьтәге ир-ат төшеп киткән һәм чыга алмыйча туңып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Бу хәл 15 октябрьдә кич булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Түбән Камада яшәүче 70 яшьлек ир-ат драма театры янында казылган чокырны күрмәгән һәм төшеп киткән. Ул чокырдан үзе чыга алмаган һәм туңып үлгән. Ир-атның мәетен 16 октябрьдә иртән тапканнар, дип яза Татар-информ.
Тикшерү ачыклаганча, «ЖилэнергоСервис» ҖЧҖ эшчеләре бина янында канализация өчен чокыр казыган, әмма әйләндереп алмаганнар.
Ир-атның үлеменнән соң, «Төзелеш һәм башка эшләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерүчеләр бу хәл килеп чыгу нечкәлекләрен ачыклый. Тикшерү барышында бу хәл килеп чыккан урында ремонт эшләре алып барган төзелеш компаниясе хезмәткәрләре гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|