поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.10.2019 Милләт

"Гадулла" Тукай: Арчадагы һәйкәлдәге хаталы элмә тактаны тиз арада төзәттеләр (ФОТО)

Арчада бөек Габдулла Тукайга куелган һәйкәл фотосы интернетта шау-шу куптарды. Беренче карашка нәрсәсе бар инде аның кебек. Һәйкәл тек һәйкәл, фото тек фото. Алай гына түгел шул. "Матбугат.ру" бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга тырышты.

Әйтүебезчә, барысы да ТНВ телеканалында чыгып килүче «Мин» тапшыруы аша күпләргә таныш чәчһәвәс, стилист Илназ Кадыйровның инстаграмда урнаштырган гади генә фотосыннан башланды.

Ләкин фото беренче уйлаганча гади генә булып чыкмады. Арчада Тукайга атап куелган һәйкәлнең элмә тактасында күзгә ярылып хаталар ята. Һәм бу Арчаның нәкъ үзәгендә. Шагыйрьнең исем-фамилиясен русчадан башлап "Тукай Габдулла" дигәннәр, ә татарча язганда бер хәрефне төшереп калдырып, "Гадулла" дип язганнар бу элмә тактада.

"Бу нинди оят? Ул бит Тукай ягы... Тукай бөтен гомерен татар халкына, теленә, мәдәниятына, рухына багышлаган. Шуңа да, һәйкәлдәге мәгълүмат беренче булып татар телендә язылырга тиеш. Без беркайчанда аңа Тукай Габдулла диеп дәшмәдек. Аның алыштыргысыз исеме Габдулла Тукай! Калган хаталар бернинди кысаларга да сыймый. Хурлык!!!" - дип уртаклаша Илназ Кадыйров.

Интернетчылар аның сүзләрен куәтләп бик күп комментарийлар калдырган. 

"Арча халкынын ни катышы бар сон монда?! Халыктан сорап берәр ни эшләгәннәре бар дип уйлыйсызмы? Әллә Татарстанның бүтән районнарында, шул ук Казанны алсан да, 70% әхлаксыз, тәрбиясез кешеләр! Менә мин үзем Арчада торам, 3нче ел китте, бер зыян да күргәнем юк кешеләрдән! Кеше үзе нинди, шундый кешеләрне генә күрә белә, яхшылыкны да күрә белергә өйрәнергә кирәк! Бар халыкны юньсезләр рәтенә салырга кирәк түгел!" - дип кискен җавап язучылар да юк түгел.

Бәхеткә, ялгышларны тиз арада күреп алып, җәҗалны хәл итү хәстәренә керешкәннәр.

"Арчалылар күптән төзәтергә керештеләр инде. Тәмам булгач, раслап фотосын җибәрербез", - дип җавап бирде "Матбугат.ру"га район җитәкчелегеннән бер җаваплы кеше. Дөрестән дә, шушы минутларда төзәттек дигән хәбәр һәм фотолар килеп иреште.

 

 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Монда арчалылар бармы? Бу нинди оят? Әлеге һәйкәл Арчаның, нәкъ үзендә диделәр. Бу якларда шундый салкын кешеләр генә яши мени ул? Хаталарны күрмәүче күзле бүкәннәр генә утырып калганмы әллә? Сукырлыктан, битарафлылыктан йончып бетмәдегезме әле? Ул бит Тукай ягы, монда татарның иң асыл кешеләре гомер сөрә диеп уйлаган идем. Әкият икән! Дөнья киңлегендә Бөек Тукаебызны менә шулай хурлагыныз өчен зур рәхмәт! Тукай бөтен гомерен татар халкына, теленә, мәдәниятына, рухына багышлаган. Шуңа да, һәйкәлдәге мәгълүмат беренче булып татар телендә язылырга тиеш. Без беркайчанда аңа Тукай Габдулла диеп дәшмәдек. Аның алыштыргысыз исеме Габдулла Тукай! Калган хаталар бернинди кысаларга да сыймый. Хурлык!!! @soiuzpisateleirt, @tatarcongress

Публикация от Илназ Кадыйр (@ilnazkad) 29 Окт 2019 в 7:04 PDT


---
Матбугат.ру
№ --- | 30.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»