поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
30.10.2019 Шоу-бизнес

Марс Макаровның кызы Иделия океан ярына барып, туйганчы елавын сөйли

Иделия гадәти булмаган җырлары, татар эстрадасына ятрак тоелган ачык киемнәре белән күпләрне шаккатырган иде. “Яшьләр тукталышы” тапшыруын алып барды ул. Инде ун елдан артык Иделия Марс Америкада яши. Үзе әйтмешли, традиция буенча, һәр җәй бер ай тирәсе Казанда торып китә. Бу кайтуында без дә аның белән күрештек. Эчкерсез, гади, тыйнак, чибәр ул.

— Иделия, син — танылган композитор Марс Макаровның кызы. Псевдоним алуың әтиеңнең исеме белән бәйлеме?

— Әйе, әтием истәлегенә аның исемен псевдоним итеп алдым. Ул бик йомшак кеше иде. Мине һәрчак аңлады, кино артисты булырга киңәш итте, терәгебез иде. Урыны җәннәттә булсын...

— Америка сине нәрсәсе белән җәлеп итте?
 
— Майамида яшим. Казанны да яратам, әмма Майамида җәннәт кебек. Чөнки һәрчак җәй, кояш. Җылыны яратам бит. Климаттан тыш, анда ирекле яшәргә мөмкин. Казанда чакта беренче тапкыр сәхнәгә, экранга чыга башлагач, әти-әниемә шалтыратып әйтүчеләр дә булды. Янәсе, кызыгызны дөрес тәрбияләгез. Хәзер альтернатив музыкага Татарстанда да тыныч карыйлар. Бу юнәлештә актив эшләүчеләр җитәрлек...
 
— Чит җирдә бөтен нәрсәгә үз көчең белән ирешергә туры килгән. Авыр чаклар булдымы?
 
— Баштарак булды. Акчасыз калган вакытларым, хәтта машинада төн кунган чакларым бар иде. Океан ярына барып, туйганчы елый идем. Барысын да ташлап кире кайтыйммы икән, дигән уйлар да булды, әмма бирешмәдем. Шөкер, үз дигәнемә ирештем.
 

— Хәзер тормышың җайландымы?
 
— Әйе, Аллага шөкер. “Chevrolet Camaro” маркалы спорт машинасында йөрим. Торагымда уңайлы шартлар тудырылган. Мин — ирекле кеше. Теләгәнчә киенәм, дусларым бар...
 
— Син кияүдәме?
 
— Әйе...

— Киләчәккә планнар корасыңмы?
 
— Юк, якын арада булачак планнарымны күзаллыйм. Ә киләчәгемне бер Алла белә. Хәзерге көн белән яшим. Үзем булып калырга тырышам. Теләгәндә елыйм, телим икән елмаям. Ихласлылыкны яратам.
(Тулырак "Ирек мәйданы" газетасының 10 октябрь санында.)

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 30.10.2019
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»