поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
28.10.2019 Шоу-бизнес

Рафинә Ганиуллина: "Безгә бик оят иде, куркудан елый башладык"

Рафинә Ганиуллина үзенең балачак истәлекләрен барлап, күңелендә уелып калган хатирә белән уртаклашырга булган. "Шундый авыр мизгел иде бу", дип искә ала җырчы. Аның сүзләрен "Матбугат.ру"да үзгәртмичә тәкъдим итәбез:

"Без биш бертуган кыз, яшь араларыбыз якын, шуңа күрә олыбыз-кечебез юк диярлек. Əни безгә мәктәптән кайтышка өйдә эшлисе эшләр списогын язып куер иде дә, үзе районга эшләр белән чыгып китәр иде.   

Əлбәттә, әни әйләнеп кайтканчы, без бу пунктларны ялт итеп үтәргә тиеш! Тиеш, ләкин ул көнне без телевизор карап, бер-беребезгә салынып, өйнең астын өскә китереп, вакытның узганын сизми дә калганбыз.   

Əни кайтты... Өй җыештырылмаган, дәресләр әзерләнмәгән, сарыклар, кош-корт каралмаган, кыскасы әнинең ачуы кабарды. Безгә күчтәнәчкә дип алган бананнарны сарыкларга ашатам дип чыгып китте, аннары йөгереп керде дә уклау таягын тотып безгә таба килә башлады. Безгә бик оят иде, куркудан елый башладык. Əни аптырагач, тиз арада үзен кулга алып, бар ачуыннан уклау белән бусаганы төя башлады һәм шул уклавы белән ялгыш кына сул як күзенә китереп тә тартты. Үзе дә үксеп еларга тотынды. 

Шундый авыр мизгел иде бу, гафу үтенеп әнине юатасы, кочаклыйсы килә, әмма әни бик горур!!! Без шыпырт кына ярты сәгать эчендә, бөтен эшләрне эшләп аттык, Ул арада әни дә суынып өлгерде, аннары бергәләп утырып чәйләр эчтек, теге бананнарны да үзебез ашадык, дуслаштык. Икенче көнне әнинең күзе кара көйгән иде. Күргән бер кеше: «Ирең дә юк бит инде, Зөлфия, фингалны кем куйды?» - дип сорап аптыраттылар", дип уртаклаша Рафинә.


---
RAFINA/D
№ --- | 28.10.2019
RAFINA/D печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»