поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
28.10.2019 Җәмгыять

«Үлгәнеңне күрсәм иде!»

Халык бозылды хәзер. Кызу канлыга әйләнде. Бер-бер хәл булса, барыбыз да күкерт кебек кабынып китәргә генә торабыз. Сүрелгәч, гафу үтенәбез дә онытыла кебек. Әмма бу дөньяда бернәрсә дә эзсез үтми. Ачу басыла, тик сүзләр салган яра йөрәктә кала. Вакыт үтсә дә җуелмаслык булып калганнары да җитәрлек.

Бер риваять яши. Мин аны Интернеттан укыдым, шуңа күрә кайсы халыкныкы икәнен төгәл әйтә алмыйм. Хәер, бу әлләни әһәмиятле дә түгел. Бер ана улының усал сүзләр әйтүенә зарланып аксакалга барган. Аксакал малайга әйткән: “Син такта белән кадаклар һәм чүкеч ал. Кешегә авыр сүз әйткән саен бер кадак кага бар.” Малай ул кушканча эшләгән. Тактада кадак кагар урын калмагач, янә аксакалга барган. “Ә хәзер син кешегә яхшы сүз әйткән саен бер кадакны суырып ал”, - дигән тегесе. Малай тагын ул кушканча эшләгән һәм тактада бер кадак та калмагач сөенә-сөенә аксакалга килгән. “Менә күрдеңме, - дигән аңа аксакал, - син кадакларны алып бетердең. Әмма аларның эзе тактада торып калды. Сүзләр белән дә шулай”. Монысы сүзнең кеше күңеленә тәэсире турында булды. Тик алда язасым уйламый әйтелгән сүзләрнең кеше язмышына тәэсире хакында.
 
“Сак белән Сок” бәетен хәтерлисезме? Ананың улларының чорсызлыгыннан гаҗиз булып әйтелгән сүзләре туганнарны гомерлеккә аера. Безнең артык акыллы һәм күпне белүче замандашларыбыз арасында моңа “әби әкияте” дип караучылар бар. Әмма уйлап карасаң, тормышта сүз көченең куәтен дәлилләүче ачык мисаллар да җитәрлек. Шуларның берсен автобуста очраклы рәвештә генә янәшә туры килгән бер әби сөйләгән иде.
 
“Балачагым да әллә ни бәхетле булмады, яраткан кешемә кияүгә чыгып та рәхәттә йөзмәдем. Ун ел бергә яшәгән ирем беркөнне муеныма пычак терәде. Күзләремне чытырдатып йомдым да белгәннәремне укыдым. Шулчак кемдер уйнап кына ишектәге кыңгырауга басты, ирем айнып киткәндәй булды, ә мин урамга ыргылдым. Үзем елыйм, үзем йөгерәм. Кешеләр: «Тиледер бу», – дип, миңа аптырап карап китә. Ә мин бу җәзаның ни өчен җибәрелгәнлеге хакында уйлыйм. Дөрес яшәргә тырыштым, кеше өлешенә кермәдем, беркемгә зыян салмадым... Шулчак “келт” итеп әниемнең балачакта: «Тамагыңа пычак кергере!» – дип әрләве исемә төште. Биш яшькә кадәр гел шыңшып, елап йөргәнгә әнием мине шулай дип тирги иде. Менә еллар үткәч, ул сүзләр кабул була язды. Шулай булсын дип тә әйтмәгән инде. Ирем кул күтәргәннән соң, мин аның белән яшәргә куркып аерылыштым да, улымны җитәкләп, Үзбәкстанга күченеп киттем. Балачакта әниемнән ишеткән сүзләрнең язмышымда чагылышы аның белән генә бетмәде әле. «Күзем күрмәсә иде сине!» – дигәне дә кабул булды аның. Уйламаганда чит җирләргә чыгып китеп, сукыраеп үлгән әниемне җирләргә дә кайта алмадым (операциядән соң йөрерлек хәлдә түгел идем)... Үзем әниемнең сүзләреннән күп пешкәнгә күрә аналарга васыять итеп әйтәм, ачуыгыз килгәндә дә балаларыгызга кадерсез сүзләр әйтмәгез! Барысы да өсләренә төшәчәк”, - диде ул.
 
Өлкәннәр белми әйтми шул. Тормышта нәкъ шул әби сөйләгәнчә, әйткән бәддога да, хәердога да, түгелми-чәчелми, кешенең үзенә дә, балаларына да барып ирешә. Ә ана каргышыннан да куркынычрак, ана рәнҗешеннән дә авыррак, ана теләгеннән дә көчлерәк ни бар икән бу дөньяда?
 
Тагын бер мисал. Ана кеше, улы салгалап та, соң кайткалап та йөри башлагач: «Туйдым, үлсә дә, кайгырмас идем», – дип әйткән танышларына. Бер атна да үтмәгән, улы машинада бәрелеп үлгән.
 
-Ул ананың бердәнбер баласын күмгәндәге хәлен әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Әлеге хәлләрдән соң хәтта акылы да авышты мескенкәемнең. Ә бит ул аны үлсен дип түгел, улының эчүеннән гаҗизләнгәннән генә әйткән иде, - ди күршеләре. Тик Җир шарын кирегә әйләндереп булмаган кебек әйтелгән сүзләрне дә кайтарып алып булмый...
 
Мондый мисалларны ешрак ишеткән саен сүзнең көче хакында ныграк уйланасың.
 
“Мин гомер иткән якларда хатын-кызлар, балалары яки оныклары артык шаяра башласа: «Үлгәнеңне күрсәм иде», –дигән сүзләр тезмәсен кулланалар. Яратып кына ачуланып әйтелә ул. Әмма шул сүзләрнең нәтиҗәседерме, анда яшьләр бик күп кырыла...” - диде тагын берәү.
 
Ә безнең якта сокланып, яратып балага “и, бәхетсез башкайлар!” дип әйтү гадәте бар. Ни өчен шулай дип әйтүләренә һич төшенә алмыйм. Ни өчен бәхетсез булырга тиеш ул бала? Ни өчен “бәхетле башкайлар” димиләр? Балага киләчәк юрау булып тормыймы соң бу сүзләр? Кайсы гына психология китабын алып карасаң да анда “уйлар материяләшә” дип язылган. Ә безнең әби-бабаларыбызга ул психология китапларын укып тору кирәкмәгән. Аларга ул белем тәрбия белән бирелгән. Бәлки аңлата алмаганнардыр, әмма йөрәкләре белән тойганнар. Юкка гына: "Балаңны тәүфыйгы арткыры дип кенә ачулан",- дип өйрәтмиләр күрше әбиләр.
 
Элек ара-тирә, теленә хуҗа булмаган, ерак китеп уйламаганнар гына “сүз уты” белән уйнаса, хәзер бу хакта уйланып торучы да юк. Безнең көндә бае да, ярлысы да баласын “дебил”, “аңгыра” “тормоз” кебек сүзләр әйтеп орыша. Урамда елап торган улына “Хайван!” дип кычкырган анадан: “Ә кемнән туган соң ул?”- дип сорыйсы килә. Мыскыллы сүзләр белән акыралар-бакыралар да “үчтеки” итеп сөяргә керешәләр. Әмма теге сүзләр эзсез үтә микән? Шул тәрбиянең нәтиҗәсен кечкенә “дебил”лар һәм “тормоз”лар балалар бакчасында ук күрсәтә башлый. Бер килеп, аналар хаталарын аңлар, алар гына түгел бөтен җәмгыять аңлар. Тик соң булмасмы?.. Кызып киткәндә әйтелде инде, янәсе. Шул чакта телеңне тешләү бәлки күпкә хәерлерәктер?..
 
Һәркемнең искә алганы бардыр: әниләр ак юл теләп озатып калганда юллар уңа. Миңа калса, бу очракта аларның теләге материяләшә. Шул ук вакытта каргыш бар. Әниләр рәнҗеп, үпкәләп, елап калса, юл уңмаска мөмкин. Сихерчеләр, төрле кара уйлы кешеләр күп. Аларның да теләкләре тормышка ашадыр. Югыйсә, бу дөньяда начарлыклар азрак булыр иде. Әйтелгән, хәтта уйланган сүз кайчан да булса бер материяләшә. Кеше кайвакыт уйламыйча гына авыр сүз ычкындыра. Ә әңгәмәдәше аны йөрәгенә якын кабул итеп авырый, хәтта аягыннан егылырга да мөмкин.
 
Кешеләр йолдызнамәгә, нумерологиягә ышана. Имеш, ни әйтсәләр, шул тормышка аша. Ә үз теле белән язмышын хәл итә алуын, үз сүзенең көчен игътибарга алмый булып чыга.
 
Галимнәр тарафыннан безнең геннарга әйткән сүзләрнең дә, ишеткән сүзләрнең дә йогынты ясавы күптән исбат ителгән. Даими яңгыраган сүзләр кешенең нәселдән нәселгә биреләсе геннарын гына түгел, үзенекен дә үзгәртә ала икән. Алар аның картаю тизлегенә, сәламәтлегенә йогынты ясый. Бу темага язылган дессертацияләр Совет заманында ябык ишекләр артында якланган. Чөнки анда математик төгәллек белән кешенең һәр сүзе нинди дә булса энергетик заряд йөртүен исбатлаганнар.
 
Тавыш дулкыннары турында күптән барысына да барысы да мәгълүм. Без аларны күрмибез, әмма тоябыз. Кеше кабул итәргә сәләтле тавышны берничә децибелга арттырсаң, саңгырауланырга мөмкин икәнен дә беләбез. Димәк, алар күзгә күренмәгән дөньяның бер өлеше. Һәм без моның белән килештек. Сүзләр белән дә шул ук хәл. Димәк, телибезме без моны, теләмибезме, язмышларны сүзләр яза. Баласын “үлгәнеңне күрсәм иде” дип ачуланган, аңа зәңгәрле-яшелле тавышлар белән “дебил” дип кычкырган ата-аналар моны онытмасын иде.
 
Автор : Эльмира Ибраһимова
Фото: tobebestmom.ru

---
Шәһри Казан
№ --- | 27.10.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»