поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.10.2019 Җәмгыять

Үҗәтле һәм нечкә күңелле иде ул

20 октябрьдә Самара өлкәсенең танылган журналисты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Шәйхулла кызы Шәфигуллина вафат булды.

Казан дәүләт университетын тәмамлаган Лилия Шәфигуллина журналист карьерасын Камышлы район газетасында башлап, “Волжская коммуна” өлкә газетасының бүлек мөдире, “Комсомольская правда” в Самаре” газетасының директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Рус газетасында эшләвенә карамастан, ул беркайчан да туган теленә, халкына хыянәт итмәде, тамырлары кайдан булуын онытмады, яраткан Камышлысына гел кайтып йөрде, өлкә газетасына татар проблемалары, татар шәхесләре турында төпле һәм тирән эчтәлекле мәкаләләр язып торды. Шулай, гомере буе түшәктә яткан шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров турында беренче мәкаләне дә Лилия Шәфигуллина язган иде. Павел Корчагин язмышын кабатлаган татар шәхесе белән танышкан кешеләр Иске Җүрәйгә агылдылар, Гакыйльнең шигырьләре, рәсемнәре, ихтыяр көче белән сокландылар.

 
1985 елда Лилия Шәйхулла кызы өлкә коммунистлары газетасы битләрендә “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев белән әңгәмә оештыра, соңрак, инде үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда, зур шәһәр шартларында милли мәдәният проблемаларына багышланган “Не упускать инициативу” мәкаләсен бастыра.
 
Торгынлык елларында өлкә газетасы хезмәткәре Лилия Шәфигуллинаның ярдәмен тоеп яшәгән татар җәмәгатьчелеге үзгәртеп кору чорында да аңа мөрәҗәгать итә иде. Туксанынчы елларда ул, идеолог һәм газета чыгару эше нечкәлекләрен белүче профессиональ журналист буларак, “Бердәмлек” газетасы мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга акыллы киңәшләрен биреп торды. Милли кадрлар җитешмәгән туксанынчы елларда газетабызда аның апасы - икътисад белгече Фәния Шәфигуллина эшләгән иде. Олыгая башлагач, Фәния апабыз Мәскәүгә, улы янына күчеп китте.
 
Лилия апаның соңгы еллары бигрәк тә авыр булды. Самарада яшәгәндә кияүләре Рәшит абый Хәлиуллинның туганнан туганы Наҗия Хәлиуллина карамагында яшәгән булса, хәле бөтенләй авырайгач, апасы янына Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булды. Ләкин Лилия Шәйхулловна бирешмәде. “Гакыйль Сәгыйровтан үрнәк алып, соңгы көннәрендә дә үзе турында уйламады, башкаларны кайгырып, ярдәм итеп яшәргә тырышты. Ихтыяр көче һәм ышанычлылык, үҗәтлек һәм нечкә күңеллелек - болар артта калган чор кешеләренә хас сыйфатлармы, әллә әүлияләр өстенлегеме?” - дип яза аңа багышланган некрологта “Волжская коммуна” газетасы.
 
Ул кадәресен бер Аллаһ кына беләдер инде. Урыныгыз оҗмахта булсын иде, Лилия апа Шәфигуллина.
 
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

---
Бердәмлек
№ --- | 27.10.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»