|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2019 Фаҗига
Тагын бер бала җинаятьче кулына эләккәнБу юлы Приморье краеның Артем шәһәрендә. Бер гаилә, полициягә мөрәҗәгать итеп, 8 яшьлек кызларының өенә кайтмавы турында хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре шунда ук баланы эзли башлый, әмма гаражлар яныннан узып баручы егетләр аны беренче булып таба. Педофил кулына эләккән кызны күреп алып, егетләр ярдәмгә ташлана. "Комсомольская правда" хәбәр итүенчә, адәм актыгы балага зыян салып өлгермәгән. Узып баручы егетләр, аны җиргә егып салып, полиция килгәнче тотып торалар.
Приморье крае буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителүенчә, ул әлеге шәһәрдә яшәүче 30 яшьлек ир булып чыга. Элегрәк ул балигъ булмаганнарга карата җинаять кылган өчен хөкем ителгән була.
Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Әлеге вакытта бала белән психологлар эшли, дип яза Кызыл таң.
--- |
Иң күп укылган
|