|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2019 Хәвеф-хәтәр
Әнисе белән урамда йөргән сабыйның люкка төшеп китү ВИДЕОсы интернетны шартлаттыТатарстан прокуратурасы баланың люкка төшеп китүе турындагы видеоны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Кичә социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда әнисе белән урамда йөргән баланың люк өстенә басуы һәм төшеп китү видеоязмасы барлыкка килде. Очраклы узып баручылар ярдәмгә килә һәм баланы тиз арада аннан чыгаралар. Видео авторлары ул Татарстанда төшерелгән, дип белдерә.
Галиев сүзләренчә, хәзерге вакытта күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең Татарстан торак пунктларының берсендә чыннан да булганмы икәнлеген ачыклый, дип яза Татар-информ. Әлегә бу хакта төгәл мәгълүмат юк. Тик бу факт расланса, прокуратура тикшерү оештыра һәм коммуналь хезмәтләрнең яки башка җаваплы оешмаларның гамәлләренә бәя бирәчәк. Соңрак видеоның Санкт-Петербургта төшерүе турында хәбәр таралды.
--- |
Иң күп укылган
|